Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт-тайм (21.05.2012)

Бу көннәрдә районыбыз футболчылары яңа сезонга әзерлек эшләре алып баралар. Күнегүләр һәркөнне диярлек уза. "Без үз алдыбызга бары тик җиңү максатын гына куябыз",- ди тренерлар. Күнегүләр белән беррәттән "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексының футбол кырында территорияне яңа сезонга әзерләү эшләре дә бара. Тәүлек әйләнәсе ике җайланмадан газонга су сиптерелә, бер төркем хезмәткәрләр...

Бу көннәрдә районыбыз футболчылары яңа сезонга әзерлек эшләре алып баралар. Күнегүләр һәркөнне диярлек уза. "Без үз алдыбызга бары тик җиңү максатын гына куябыз",- ди тренерлар.

Күнегүләр белән беррәттән "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексының футбол кырында территорияне яңа сезонга әзерләү эшләре дә бара. Тәүлек әйләнәсе ике җайланмадан газонга су сиптерелә, бер төркем хезмәткәрләр чүп үләннәрен утау белән мәшгуль. Газон 4 см дан биегрәк күтәрелсә, аны кисәләр.
Футбол кырын кабул итү 2нче июньгә билгеләнгән. Аның торышын ТР футбол федерациясе вәкилләре бәялиячәк. Нәкъ менә шул көнне Мамадыш кырында 1нче лиганың "А" девизионы ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан беренчелеге башлана. Безгә кунакка Бөгелмә спортчылары киләчәк.
- Яңа сезонны яхшы кәефләр белән башлыйбыз. 1нче лигада егетләребез соңгы 4 елда алдынгы булдылар. Быел да шул күрсәткечкә тырышачакбыз. Башка бәйгеләрдә дә сынатмабыз дип өметләнәм,- ди Кадыйр Мамонов.
1нче лиганың "А" девизионы уеннары 8 команда арасында узачак. Алар ике әйләнеш ясый.
Май ае азагында "Күн туп" клубы призына зона уеннары башлана. 2001-2002нче елгы футболчыларыбыз 31нче май- 2нче июнь көннәрендә чит кырда уйнаячак. 1999-2000 нче елгы футболчыларыбыз көндәшләрен 4-6нчы июнь көннәрендә үз кырларында кабул итәчәкләр. Ә 1997-98 нче елгы футболчыларыбыз "Күн туп" клубы уеннарының зона өлешен 7нче-9нчы июнь көннәрендә Алабугада үткәрәчәк.
Моннан тыш, төрле яшьләрдәге футболчыларыбыз быел "Локобол" клубы призына узучы бәйгеләрдә, ТР беренчелекләрендә катнашачак.
Физик мөмкинлекләре чикле булган якташларыбыз бочче буенча Татарстан чемпионатыннан алтын медаль белән кайттылар.
18нче-20нче май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Бочче һәм коралдан ату төрләре буенча инвалидлар арасында ТР чемпионаты узды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында әлеге төр бәйге тәүге мәртәбә генә үткәрелә. Мамадыш командасы составын Алинә Әхсәнова, Владимир Шульгин, Рөстәм Хөснуллин, Флүрә Мөбарәкшина һәм Самат Әхмәтов тәшкил итте. Алар барлыгы 29 команда катнашкан чемпионатта 11 авыл районы арасында беренче урынны яуладылар. Коралдан ату буенча Вазыйх Садыйков 4нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев