Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт фестивалендә мөмкинлекләр чикләнмәгән

Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт фестивале үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел ул өченче мәртәбә уздырылды. Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында үтүче фестивальгә шәһәрдә, Красная Горкада һәм "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүчеләрдән тыш, 24 авыл җирлегеннән дә мөмкинлекләре чикләнгәннәр җыелган иде. Быелгы чарада катнашучылар саны йөзгә якын. Аларны район җитәкчелеге исеменнән...

Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен спорт фестивале үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел ул өченче мәртәбә уздырылды.

Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында үтүче фестивальгә шәһәрдә, Красная Горкада һәм "Мамадыш" совхозы бистәсендә яшәүчеләрдән тыш, 24 авыл җирлегеннән дә мөмкинлекләре чикләнгәннәр җыелган иде. Быелгы чарада катнашучылар саны йөзгә якын. Аларны район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләп, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде. Коляскада гына хәрәкәт итсә дә, Айнур Мөхәммәтшин мондый спартакиаданың берсен дә калдырмый икән.
- Өченче ел рәттән катнашам. Шашка, коляскада фигуралы йөрү ярышларында катнашам,- ди Айнур Мөхәммәтшин.
Рөстәм Хөснуллин да фестивальдә катнашучы активистларның берсе. Аны моннан берничә ел элек тормыш нык сынады. Шулай булуга карамастан, ул сынмады, сыгылмады. Спортны үз итә егет. "Спорт залына кермәсәм, күңелемә тынычлык таба алмыйм," - ди ул.
- Мондый чараларда бик теләп катнашам. Гомумән спортка зур әһәмият бирәм мин. Спортзаллары ачык, шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар,- ди Рөстәм.
Ул шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә оештырылган спорт бәйрәмендә өч төрдә - яткан килеш штанганы күтәрү, кул көрәше һәм дартста катнашты. Беренчесендә 70 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче булса, икенчесендә өченче урынны яулады. Хәер, аның кебек үзләрен берничә төрдә сынап караганнар аз түгел иде фестивальдә.
Мәктәп коллективы да бәйгедә катнашучылар өчен барлык шартларны тудырган иде. Төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр Интерактив тактадан 2008нче елда Кытай башкаласы Пекинда узган Параолимпия уеннарыннан өзекләр карадылар. Алар өчен ашханәдә бушлай ашау оештырылган иде. Мәктәп укучыларының концерт номерлары да фестивальгә матур төсмерләр өстәде. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга диломнар, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев