Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шәһәр халкы футбол уйный

Бу атнада мини-футбол буенча шәһәр чемпионаты башланды. Ул оешма-предприятие һәм учреждение командалары арасында баручы 7нче Спартакиада кысаларында уза. Безнең коллектив та әлеге бәйгедән читтә калмады. Кичә төгәл 18 сәгатьтә Мамадышның берьюлы 4 спортзалында шәһәр чемпионаты башланды. Мини-футбол уеннары оешма-предприятиеләр, учреждениеләр командалары арасында баручы 7нче Спартакиада кысаларында үткәрелә. Быелгы ярышта катнашырга...

Бу атнада мини-футбол буенча шәһәр чемпионаты башланды. Ул оешма-предприятие һәм учреждение командалары арасында баручы 7нче Спартакиада кысаларында уза. Безнең коллектив та әлеге бәйгедән читтә калмады.

Кичә төгәл 18 сәгатьтә Мамадышның берьюлы 4 спортзалында шәһәр чемпионаты башланды. Мини-футбол уеннары оешма-предприятиеләр, учреждениеләр командалары арасында баручы 7нче Спартакиада кысаларында үткәрелә. Быелгы ярышта катнашырга 30 дан артык команда теләк белдергән. Араларында берничә коллективтан тупланганнары да бар. Мәсәлән, без, ягъни "ТАТМЕДИА"ның "Нократ" ("Вятка") филиалы көндәшләргә каршы Пенсия фонды хезмәткәрләре белән берлектә уйныйбыз. Кичә тәүге очрашуны "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында гадәттән тыш хәлләр бүлеге футболчыларына каршы үткәрдек. Уңыш- көндәшләр ягында иде.
Уеннар шулай ук 2нче санлы лицей, 87нче санлы ҺК һәм Түбән Ушмадагы спорт комплексында уза. Очрашуларның башлану вакыты дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18,19 һәм 20 сәгатьләрдә. Командалар җирәбә нигезендә 6 төркемгә бүленде. Биредә җиңү яулаганнар бәйгенең чираттагы этабына уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев