Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мини–футболчылар Идел буенда икенче

Безнең кызлар Идел буе Федераль округында икенче булды. Беренче санлы мәктәп спортчылары "Мини-футболны- мәктәпкә!" Бөтенроссия проектында Татарстан данын якладылар. Моңа алар бәйгенең республика этабында җиңү яулаганнан соң ия булганнар иде. Җомга көнне футболчы кызларыбыз һәм аларның тренерлары Мамадышка кайтты. Аларны "Водолей" кафесы янында район җитәкчелеге, 1нче санлы мәктәп коллективы, спортчыларның...

Безнең кызлар Идел буе Федераль округында икенче булды. Беренче санлы мәктәп спортчылары "Мини-футболны- мәктәпкә!" Бөтенроссия проектында Татарстан данын якладылар. Моңа алар бәйгенең республика этабында җиңү яулаганнан соң ия булганнар иде.

Җомга көнне футболчы кызларыбыз һәм аларның тренерлары Мамадышка кайтты. Аларны "Водолей" кафесы янында район җитәкчелеге, 1нче санлы мәктәп коллективы, спортчыларның дуслары каршы алды.
- Дусларыбыз белән һәркөнне аралашып тордык. Җиңүләре хакында үзләре шалтыратып әйттеләр. Без моңа бик сөендек әлбәттә,- ди 1нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Анастасия Чернышева.
- Безнең мәктәп өчен бу иң зур вакыйгаларның берсе. Кызларыбыз белән чиксез горурланабыз һәм тагын бер кат җиңүләре белән тәбрик итәбез,- ди 1нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Әгълиуллина.
Идел буе Федераль округы беренчелеге Нижегородск өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үтте.
Бөтенроссия мини-футбол бәйгесенең 3нче этабында Руслан Мамонов һәм Владислав Захаров шәкертләре мәйдан хуҗаларына гына оттырып, икенче урынны яуладылар.
- Тренерыбыз алдан ук беренче өчлеккә керү бурычын куйган иде. Барысы да көчле командалар. Азаккача көрәштек. Башкортстан һәм Удмуртия командалары аеруча көчле иде. Бер-беребезне аңлап уйнау бәрабәренә шушындый уңышка ирештек дип уйлыйм,- ди капитан Елена Квасникова.
Бәйгедә алган кичерешләр хакында спортчылар чәй табыны артында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев