Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы

Медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Мамадышта әлеге һөнәр ияләренең зона спартакиадасы узды. Икенче ел рәттән Мамадыш медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона турын кабул итә. Узган елгысы безнең район вәкилләре өчен уңышлы төгәлләнгән иде. Зона этабында, соңыннан республика күләмендә авыл районнары арасында беренче булдылар. Быелгы ярыш 5 төбәк вәкилләре катнашында уза....

Медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Мамадышта әлеге һөнәр ияләренең зона спартакиадасы узды.

Икенче ел рәттән Мамадыш медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона турын кабул итә. Узган елгысы безнең район вәкилләре өчен уңышлы төгәлләнгән иде. Зона этабында, соңыннан республика күләмендә авыл районнары арасында беренче булдылар. Быелгы ярыш 5 төбәк вәкилләре катнашында уза. Кунаклар да спартакиаданың оешкан төстә узуын белдерделәр. Катнашучылар фикеренчә, мондый чаралар үткәрү зур әһәмияткә ия. Быелгы спартакиада спортның 6 төре буенча уза. Ярышларны ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрәләр.

Гомумкоманда беренчелегендә безнекеләр беренче, Менделеевск районы вәкилләре 2нче, Әгерҗе 3нче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X