Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадышта спорт гаиләләре ярышты

"Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә". Нәкъ әлеге исем астында, агымдагы атнада "Олимп" спорт сәламәтләндерү үзәгендә күңелле стартлар үтте. Биредә җирлек башлыклары һәм авыл җирлекләре сәркәтибләре, аларның балалары катнашты. Агымдагы елда ЗАГС системасының оешуына 95 ел. Әлеге мәртәбәле дата уңаеннан бу орган тарафыннан шактый кызыклы чаралар үткәрелде. Һәм аларның...

"Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә". Нәкъ әлеге исем астында, агымдагы атнада "Олимп" спорт сәламәтләндерү үзәгендә күңелле стартлар үтте. Биредә җирлек башлыклары һәм авыл җирлекләре сәркәтибләре, аларның балалары катнашты.

Агымдагы елда ЗАГС системасының оешуына 95 ел. Әлеге мәртәбәле дата уңаеннан бу орган тарафыннан шактый кызыклы чаралар үткәрелде. Һәм аларның чираттагысы - эстафета. Спорт өлкәсендә үз осталыкларын сынап карарга 5 гаилә алынды. Ярышның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова да катнашты. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге оешуының 95 еллыгы белән котлады, биредә эшләүчеләргә сәламәтлек, сабырлык теләде. Ә ярышта гаиләләргә уңышлар юрады.
Командалар бәйгегә ныклап әзерләнгән иде. Хәтта, Һәр команда үз исеменә, үз девизына ия . "Очкын", "Иман нуры", "Елмаю" һ.б. Бәйге лирик чыгышлардан башланып китсә, алга таба командалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаша башлады. Уенга Юрий Власов хөкемдарлык итте.
"Әлеге төр бәйгеләргә сирәк хөкемдарлык итәргә туры килә. Моңа карамастан, бу үтә дә кызыклы, чөнки беренчедән, гаилә әгъзалары берләшә, бер юнәлештә фикер йөртә башлый, икенчедән , бү үзенә күрә күңел ачу, сәламәт ял итү чарасы. Алар монда сикерәләр, йөгерәләр, шуышалар . Җиңүне яулар өчен аларга күп бәйгеләр аша узарга туры килә",- диде, Юрий Власов.
Уен бик үк җитди булмаса да уйнаган уйнаган һәркемнең беренче буласы килде. Ләкин хөкемдарлар башка юлны таптылар. Һәр команда үз номинациясендә җиңүче дип танылды. "Иң шаян гаилә" исеменә Кузнецовлар гаиләсе, "Иң тату гаилә" исеменә Хәсәновлар гаиләсе лаек булды. " Иң бердәм гаилә" номинациясендә Әгъзәмовлар гаиләсе, " Иң актив гаилә" исеменә Гыйззатулиннар гаиләсе, ә " Иң спорт сөюче гаилә" номинациясендә Сәләхетдиновлар гаиләләренә тиңнәр булмады. Аларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев