Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадышлылар Татарстан данын яклаячак

"Мини-футболны - мәктәпкә!" Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында барган чемпионатның финал өлеше Мамадышта узды. Район җитәкчелеге бәйгенең җаваплы өлеше безнең җирлектә үткәрелүне зур дәрәҗә буларак кабул итте. Командаларны сәламләү өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының әйдәүче белгече Жанетта Соркина һ.б....

"Мини-футболны - мәктәпкә!" Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында барган чемпионатның финал өлеше Мамадышта узды. Район җитәкчелеге бәйгенең җаваплы өлеше безнең җирлектә үткәрелүне зур дәрәҗә буларак кабул итте.

Командаларны сәламләү өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының әйдәүче белгече Жанетта Соркина һ.б. рәсми затлар катнашты. Тантаналы ачылышта хөрмәтле күнак бәйгенең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын кабат искәртте.
-ТРда бу ярышлар дүртенче ел рәттән үткәрелә. Сезон нәтиҗәләре буенча "Мини-футболны - мәктәпкә!" проекты ярышларында катнашкан барлык командаларга да туп комплектлары тапшырыла. Алай гына да түгел,муниципаль этапта җиңү яулаганнар Идел буе федераль округының финал уеннарына узачаклар. Әлеге уен Т.Новгород шәһәрендә үтәчәк. Биредә дә уңыш елмайса ТР супер финалга узачак, дип хәбәр итте Жанетта Соркина.
Бәйгедә барлыгы 12 команда: 6 кызлар һәм янә 6 егетләр командалары катнашты. Иң-иңнәр Кукмара, Кама Тамагы, Аксубай, Лениногорск, Казан, Мамадыш командалары арасында ачыкланды. Әлеге бәйгенең Т.Ушма авылы спорт комплексында оештырылуын исә район җитәкчелеге зур җаваплылык белән кабул итте.
Җаваплы уен алдыннан командаларның күңелләрен күрү йөзеннән алар илтифатына фристайл буенча ТР чемпионнарының чыгышлары тәкъдим ителде. Алар исә туп белән дуслаша алган очракта, нинди зур уңышларга ирешергә мөмкин булуын дәлилләделәр.
- Фристайл белән 3 ел шөгылъләнәбез. Иң элек шаярып кына башлаган идек. Төрле интернет чыганаклардан файдаланып видеоматериаллар карадык, өйрәндек. Аннары хобби яшәү рәвешенә әверелде. Хезмәтебезнең җимешләре дә озак көттермәде, диделәр кунак егетләре.
Уен дәвамында җиңүчеләрне фаразлау гади тамашачыга гына түгел, ТР Футбол федерациясе рәисе Сергей Рошковка да җиңелләрдән булмагандыр.
- Республика күләмендә бу инде 3 нче финал уеннары. Бу юлы исә әлеге этап Мамадыш районының затлы спорт үзәгендә узуына без бик шат. Мини-футболга килгәндә аның популярлыгы елдан-ел арта бара. Биредә барлыгы Республиканың 545 команадасы катнаша. Өстәвенә, уен яшьләр өчен яхшы аралашу чарасы да. Безнең социаль челтәрдә махсус төркемебез дә бар. Биредә алар аралашалар, фикер алышалар, ди Сергей Рошков.
Язмыш шаяруымы, әллә инде дөрестәндә туган диварлар ярдәме беләнме, шактый киеренке төстә барган уенда Уңыш алиһәсе Мамадыш командасы яклы булып чыкты. Кызлар һәм егетләр арасында барган бәйгедә беренчелекне шәһәребезнең 2 нче санлы лицей белән 1 нче санлы мәктәп команадалары яулады. Шул рәвешле, алар чираттагы уенга юлламага ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев