Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш спортчылары Татарстан беренчелеген отты

Районыбыз мини-футболчыларыннан кичә шатлыклы хәбәр килеп иреште. "Олимп-2000-2001" малайлар командасы Бөгелмә шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә җиңү яулады. Финалда республиканың унике командасы катнашкан. Алар өч төркемгә бүленеп уйныйлар. Безнекеләр Зәй мини- футболчыларын 2:1 исәбе белән, "Бөгелмә-2001" командасын 5:2 исәбе белән җиңәләр. Кукмаралылар "Олимп"ның алты тубына ике белән генә җавап бирә. Ярымфиналда...

Районыбыз мини-футболчыларыннан кичә шатлыклы хәбәр килеп иреште. "Олимп-2000-2001" малайлар командасы Бөгелмә шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә җиңү яулады. Финалда республиканың унике командасы катнашкан. Алар өч төркемгә бүленеп уйныйлар. Безнекеләр Зәй мини- футболчыларын 2:1 исәбе белән, "Бөгелмә-2001" командасын 5:2 исәбе белән җиңәләр. Кукмаралылар "Олимп"ның алты тубына ике белән генә җавап бирә. Ярымфиналда егетләребез Казан шәһәренең Вахитов районы футболчылары белән очраша. Алар да артык каршылык күрсәтә алмыйлар. Исәп безнең файдага 5:2 исәбе белән тәмамлана. Финалда мамадышлылар мәйдан хуҗалары белән уйный һәм 2гә 0 исәбе белән җиңеп, быелгы сезонда Татарстан беренчелеген оталар.

Кичә мини-футболчыларыбызны район җитәкчелеге каршы алды. "Водолей" кафесында спортчылар хөрмәтенә чәй табыны әзерләнгән иде. Район башлыгы Анатолий Иванов тренер Кадыр Мамонов һәм аның шәкертләрен тәбрикләп премияләр тапшырды.
- Финалда мондый нәтиҗә булыр дип көтмәгән идем. Егетләр дә арды. Әмма шулай да, үзләрендә көч туплап, техник һәм тактик әзерлек бәрабәренә җиңү яуладык. Көндәшләр дә көчле иде бит,- ди тренер Кадыр Мамонов.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча "Олимп" капитаны Александр Девятов көндәшләр капкасына унөч туп кертеп, иң яхшы һөҗүмче исемен ала.
- Футбол белән моннан биш ел элек, 2нче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башладым. Киләчәктә укуымны футбол академиясендә дәвам итәргә исәплим. Мәктәптә укуым яхшы. 3 дүртле, калганнары бишлеләр генә,- ди Александр.
Бу җиңүеннән соң "Олимп 2000-2001" киләсе елда Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклау хокукына да ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X