Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш көрәшчеләре берәүгә дә бил бирмәде

Республика укучылары Мамадыш келәмендә көчләрен сынады. Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы базасында билбауларда көрәш буенча Татарстан укучылары Спартакиадасын үткәрделәр. Ике көн дәвам иткән бәйгедән- безнең репортаж. "Ушма" спорт-сәламәтләндерү комплексы 12-13нче апрель көннәрендә республиканың 22 командасын кабул итте. Районыбызга билбауларда көрәш төре белән шөгыльләнүче 291 егет һәм кыз, аларның остазлары килгән...

Республика укучылары Мамадыш келәмендә көчләрен сынады. Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы базасында билбауларда көрәш буенча Татарстан укучылары Спартакиадасын үткәрделәр. Ике көн дәвам иткән бәйгедән- безнең репортаж.

"Ушма" спорт-сәламәтләндерү комплексы 12-13нче апрель көннәрендә республиканың 22 командасын кабул итте. Районыбызга билбауларда көрәш төре белән шөгыльләнүче 291 егет һәм кыз, аларның остазлары килгән иде. Ярышларны район башлыгының урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде, спортчыларга уңышлар теләде.
Спартакиада мамадышлылар өчен чыннан да уңышлы узды. Көрәшчеләребез Алмаз Сөнгатуллин, Алмаз Кашапов һәм Данис Хәкимов берәүгә дә бил бирмичә, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Илшат Каюмов һәм Илназ Низамов үз үлчәү авырлыгында икенче, Руслан Сергеев белән Данияр Гарипов өченче урыннарны алдылар.
Кызлар арасында безнекеләрдән алтын медальләрне Гөлфия Салихова һәм Влада Бабушкина яулады. Икенче баскычта Алия Шиахмәтова, Лилия Миңнеханова һәм Инзилә Исмәгыйлова. Өченче урынга спортчыбыз Екатерина Ачаева лаек. Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова тапшырды.
Республика спартакиадасының гомумкоманда нәтиҗәләренә килгәндә, өченче баскычта Нурлат районы укучылары, икенчедә Зәй спортчылары. Ә келәм хуҗалары булган якташларыбыз беренче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев