Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш “ирекле”ләре сынатмады

Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы республикакүләм бәйгеләр үткәрү үзәгенә әверелде дияргә дә мөмкин. Бу атнада биредә ТР укучыларының 9нчы Спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш бәйгеләре узды. Келәмдәге кызу алышны без дә күреп кайттык. Ярышлар 2 көн, 5нче һәм 6нчы февраль көннәрендә дәвам итте. Биредә 23 кызлар һәм 32 егетләр командалары катнашты....

Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы республикакүләм бәйгеләр үткәрү үзәгенә әверелде дияргә дә мөмкин. Бу атнада биредә ТР укучыларының 9нчы Спартакиадасы кысаларында ирекле көрәш бәйгеләре узды. Келәмдәге кызу алышны без дә күреп кайттык.

Ярышлар 2 көн, 5нче һәм 6нчы февраль көннәрендә дәвам итте. Биредә 23 кызлар һәм 32 егетләр командалары катнашты. Барлыгы 500 ләп спортчы.
"Бирегә беренче генә килүем түгел. Мамадышлыларның спорт чараларын кабул итүләрен, аларны оешкан төстә оештыруларын башкаларга үрнәккә куярлык",- ди Альберт Хәйретдинов. Спортчыларыбызның чыгышын да югары бәяләде ул. Моны бил алышуларның нәтиҗәләреннән дә күрергә мөмкин. Үз авырлык үлчәүләрендә якташларыбыз Елена Квасникова, Юлия Костина һәм Гүзәл Хөснетдиновага тиңнәр булмады.
- Көрәш авыр булды димәс идем. 5 көндәш белән очраштым. Барысын да 20 сек. Эчендә җиңүгә ирештем. Тренерларыбыз һәркөнне әзерләде. 1нче урын аласыма ышанып килдем,- ди Гүзәл Хөснетдинова.
Көрәшчеләребездән Диана Смирнова икенче, Диләрә Нурмиева һәм Анастасия Кулагина өченче урыннарны яуладылар.
Егетләребез арасында да уңышка ирешүчеләр шактый. Үз авырлык үлчәүләрендә Илдар Шәкүров беренче, Алексей Васильев, Динар Гыйззәтуллин, Роман Газизуллин икенче, Рөстәм Әхмәтшин өченче урыннарда.
- Ирекле көрәш белән 5нче ел шөгыльләнәм. Уңышлар да бар. Иң зурысы- Идел буе округында 3нче урынны яуладым,- ди Роман Газизуллин.
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов һәм күпсанлы мәртәбәле кунаклар катнашты. Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, кызлар арасында мамадышлылар беренче булды. Икенче һәм өченче баскычларда Казанның Киров районы һәм Тәтеш көрәшчеләре. Егетләр командалары арасында беренче урынны Казанның Киров районы спортчылары яулады. Икенче урында түбәнкамалылар, ә өченче баскычта Мамадыш көрәшчеләре. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы хөкемдар һәм иң яхшы тренер исемнәре дә билгеләп үтелде. Беренчеләре арасында Яр Чаллыдан Олег Егоров, ә тренерлар буенча Мамадыштан Данис Шәкүровны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X