Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Легендар көрәшче хөрмәтенә бил алыштылар

Район күләмендә тәүге тапкыр легендар көрәшче, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган кеше Нәкиф Газиз улы Газизов хөрмәтенә багышлап милли көрәш буенча турнир үтте. Яшь көрәшчеләр әлеге шәхес белән Ю.Ушма спорт мәктәбендә күрешә алдылар. Нәкиф Газизов 1939 нчы елның 27 сентябрендә Ю.Ушма авылында дөньяга килә. 1946 нчы елда 1 сыйныфка укырга...

Район күләмендә тәүге тапкыр легендар көрәшче, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган кеше Нәкиф Газиз улы Газизов хөрмәтенә багышлап милли көрәш буенча турнир үтте. Яшь көрәшчеләр әлеге шәхес белән Ю.Ушма спорт мәктәбендә күрешә алдылар.

Нәкиф Газизов 1939 нчы елның 27 сентябрендә Ю.Ушма авылында дөньяга килә. 1946 нчы елда 1 сыйныфка укырга керә. Биредә 4 ел белем ала. Берничә ел колхозда хезмәт итә. Нәкъ җырдагыча Донбаска,Кизелга китеп шахталарда эшли. Норма урман хуҗалыгына да саллы гына өлеш кертә. Әлеге хезмәт еллары катлаулы чорга туры килүенә карамастан ул спортка,аеруча көрәшкә тугры кала. Бүгенге көндә Нәкиф абый 1960-70 нче елларның мөхтөрәм көрәш остасы буларак билгеле. Шуңа күрә,әлеге милли көрәш буенча бәйгенең Ю.Ушма авылында һәм аның хөрмәтенә оештырылуы очраклы хәл түгел. Моны ачылыш тантанысында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да ассызыклап узды.
Нәкиф Газизов хөрмөтенө багышланган бәйге милли көрәш буенча икәнлеген әллә каян аңларга мөмкин иде, чөнки Ю.Ушма авылы җирлеге башлыгы чарада катнашкан кунакларга татарларның милли атрибуты булган түбәтәй дә кидертеп чыкты. Әлеге милли көрәш буенча турнирда 1997-98,99 нчы елгы яшүсмерләр бил алышты.
Бәйгедә катнашу теләге белән 80 нән артык спорт сөюче җыелды. Нәтиҗәдә, барлыгы 14 команда формалашты . Бәйге ике келәмдә,һәр көрәшче өчен ике җиңелүгә кадәр бара, дип аңлатма бирде Илшат
1967-68-69 нчы елларда райнның абсолют батыры титулына ия булган Нәкиф Газизов бүген дә : " Көрәш бит ул җаныма рәхәтлек бирә, көндәшеңне алып салганда тагын да" ди.
Турнирның нәтиҗәләренә килгәндә. Гомумкоманда зачетында 3 нче урынга У.Кирмән белән Ю.Ушма командалары ия булды. Икенче баскычта шәһәребезнең 1 нче санлы мәктәбе. Пьедесталныц югары баскычында исә 4 нче санлы мәктәп командасы.
Сүз уңаеннан, милли көрәшебез Руссия Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгының реестрына кертелде. Димәк, моннан ары татарча көрәш тә башка төрләр кебек үк илнең ярышлар календарендә урын алачак һәм аның буенча турниралар тагын да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев