Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Космонавтика көнендә бозга чыктылар

Мамадыш бозында Россиянең 5 шәһәреннән килгән 5 команда очрашты. Яшь спортчыларны Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турниры җыя. 12нче апрельдә Юрий Гагарин космосны иңләгән булса, яшүсмерләр бу көнне бозга чыкты. 12-14 апрель көннәрендә "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа иде. Биредә "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме...

Мамадыш бозында Россиянең 5 шәһәреннән килгән 5 команда очрашты. Яшь спортчыларны Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турниры җыя. 12нче апрельдә Юрий Гагарин космосны иңләгән булса, яшүсмерләр бу көнне бозга чыкты.

12-14 апрель көннәрендә "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа иде. Биредә "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме белән оештырылган бәйгеләр барды. Мәйдан хуҗаларыннан тыш, җанатарлар Яр Чаллы, Азнакай, Тольятти, Чабаксар шәһәрләреннән килгән командаларны да күрү бәхетенә ирештеләр. Аларның һәркайсы бары тик җиңүгә генә рухланган иде. Уеннарны күзәтергә йөзләрчә километр араны узып спортчыларның әти-әниләре дә килгән.
Бозда алка өчен көрәш бер генә мизгелгә дә тынмады. Сергей Солодаев шәкертләре беренче очрашуны Тольяттиның "Волгарь" командасына каршы уйнады. Очрашу барышында җиңелеп барсалар да, төп вакыт беткәнче исәп тигезләнде. Буллитлар буенча исә, кунаклар өстенлеккә иреште. 5:4.
Икенче көнне "Олимп" чираттагы уенын Чабаксарның "Спартак" командасы белән үткәрде. Мамадышлылар бу юлы да җиңүдән бер адымда читтә калдылар. Кунаклар 3:2 белән өстенлеккә иреште.
- Икенче уен рәттән җиңүгә ирештек. Көндәшләрнең көчләре тигез дип әйтергә мөмкин. Әмма азаккы нәтиҗә безнең файдага булыр дип өметләнәм,- ди "Спартак" командасы тренеры Александр Абукин.
- Кызганычка каршы, беренче ике очрашу безнең файдага түгел иде. Әмма уенчылар белән җитди сөйләшү булды. Алдагы уеннарда яхшы нәтиҗәгә өметләнәм,- ди "Олимп" командасы тренеры Сергей Солодаев.
Мамадышлыларның остазы бу юлы ялгышмады. Безнекеләр Яр Чаллы командасын 5:0, Азнакай хоккейчыларын 2:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Азнакай "Сокол"ы турнирда бары тик "Олимп"ка гына оттырды. Әмма ике җиңелү мамадышлыларга хәлиткеч уеннарга эләгү мөмкинлеген япты. Шуңа күрә өченче урын өчен генә көч сынашырга туры килде. Кызганычка каршы, тольлятилылар әлеге нияткә аяк чалдылар: "Олимп"ны 6:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. 1-2нче урын өчен барган очрашуда Азнакайның "Сокол" командасы Чабаксарның "Спартагыннан" көчлерәк булып чыкты һәм төп бүләккә ия булды.
- Мин хоккей белән 7 яшьлек чагымнан шөгыльләнәм. Командабызда 3 яшьтән үк спортның әлеге төрен үз итүчеләр дә бар. Бер-беребезне аңлап уйныйбыз,- ди төп бүләккә ия блган команда уенчысы Булат Сәгыйтов.
Турнир нәтиҗәләре буенча "Сокол"дан Данис Апанаев- иң яхшы капкачы, "Олимп"тан Булат Бинков - иң яхшы бомбардир, "Волгарь"дан Михаил Политыко - иң яхшы сакчы, "Спартак"тан Алексей Абрамов - иң яхшы һөҗүмче дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев