Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Коммуналчылар быел да шәһәр кубогын отты

"Мамадыш ТКХ" командасы бишенче ел рәттән мини-футбол буенча шәһәр беренчелеген отты. Хәлиткеч уенда алар көндәшләрен зур аерма белән җиңү бәхетенә ирештеләр. Мондый уңыш нәрсә хисабына яулана соң? Бу турыда- алдагы видеоязмада. 5нче спартакиада кысаларында узучы мини-футбол буенча шәһәр беренчелегендә быел 30 команда катнашты. Аларның кайберләрен берничә коллективтан тупланган җыелмалар да...

"Мамадыш ТКХ" командасы бишенче ел рәттән мини-футбол буенча шәһәр беренчелеген отты. Хәлиткеч уенда алар көндәшләрен зур аерма белән җиңү бәхетенә ирештеләр. Мондый уңыш нәрсә хисабына яулана соң? Бу турыда- алдагы видеоязмада.

5нче спартакиада кысаларында узучы мини-футбол буенча шәһәр беренчелегендә быел 30 команда катнашты. Аларның кайберләрен берничә коллективтан тупланган җыелмалар да тәшкил итте. Ә чемпионатның соңгы өлешенә кадәр шуларның дүртесе генә килеп җитә. Бу- "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин командасы, "Мамадыш ТКХ" һәм "Татавтодор" филиалы спортчылары. Алар узган атнаның җомгасында Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында очраштылар. 3нче һәм 4нче урыннар өчен көрәш "Олимп" һәм Мотыйгуллин егетләре арасында барды. Биредә 4кә 3 исәбе белән спорт мәктәбе командасы җиңүгә иреште.
Финалда коммуналчылар һәм юлчылар очраша. Уенның беренче өлеше ЖКУ файдасына 3кә 0 белән төгәлләнде. Тәнәфестән соң, коммуналчылар лидерлыкны тулысынча үз кулларына алдылар. Юлчылар капкасын алар кабаттан 7 мәртәбә яулады. Моңа "Татавтодор" филиалы егетләре ике туп белән җавап кайтардылар. Шул рәвешле, "Мамадыш ТКХ" коллективы футболчылары бишенче ел рәттән чемпион исеменә лаек. Аларны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
- Елдан-ел футболчыларыбызның осталыклары арта бара. Бүген биредә уйнаган командаларның барысы да иң яхшы исеменә лаек,- диде Илнар Хафизов.
Ул җиңүче һәм призлы урыннарны яулаганнарга кубок һәм медальләр тапшырды, истәлеккә фотога төштеләр.
Берничә ай дәвамында узган шәһәр беренчелегенең иң яхшы уенчысы исеменә "Мамадыш ТКХ" командасыннан Айнур Гайфетдинов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев