Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Келәм хуҗалары бил бирмәде

Ул район һәм аеруча 87нче санлы ҺК үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Әлеге уку йорты базасында шушы учрежденияне озак еллар дәвамында җитәкләгән Рифат Сәйфетдиновны традицион милли көрәш турниры белән искә алдылар. Бил алышны безнең иҗат төркеме дә күзәтте. 7нче ел рәттән 87нче ҺК базасына милли көрәшне үз итүчеләр җыела. Уку...

Ул район һәм аеруча 87нче санлы ҺК үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Әлеге уку йорты базасында шушы учрежденияне озак еллар дәвамында җитәкләгән Рифат Сәйфетдиновны традицион милли көрәш турниры белән искә алдылар. Бил алышны безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

7нче ел рәттән 87нче ҺК базасына милли көрәшне үз итүчеләр җыела. Уку йортын 16 ел дәвамында җитәкләгән Рифат Сәйфетдиновны әнә шул рәвешле искә алалар.
- Рифат Сәйфетдинов район һәм аеруча 87нче санлы ҺК үсешенә зур өлеш кертте. Бүгенге көндә ул башлаган эшләрне дәвам итәләр. Әлеге турнир озын гомерле булсын,- диде бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова.
Турнирның ачылышында Рифат Сәйфетдиновның гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре катнашып спортчыларга уңышлар теләделәр.
Рифат Сәйфетдинов Түбән Шүләңгер авылында дөньяга килә. Урта мәктәптән соң, Арча педагогия көллиятен тәмамлый һәм Келәүш мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә кайта. Соңрак армия хезмәте һәм кабаттан мөгаллимлек хезмәте. Бу юлысы Ишки мәктәбендә. Берничә елдан әлеге уку йортына директор итеп билгеләнә. Рифат Сәйфетдинов шулай ук Көек-Ерыкса мәктәбен, районның мәгариф бүлеген җитәкли. Шуннан соң 87нче санлы ҺК коллективы дилбегәсен үз кулына ала. Ул елларда биредә 600 ләп студент укыган. Рифат Сәйфетдиновның ТР атказанган укытучысы, гир һәм чаңгы төрләре буенча спорт остасына кандидат кебек мактаулы исемнәре бар. Бер үк вакытта милли көрәшне дә яраткан. Аның истәлегенә уздырылучы быелгы турнирга 80 нән артык спортчы килгән иде.
- Бәйгедә 1994нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр катнаша. Быел Мамадышка Буа, Кукмара, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Чүпрәле төбәкләреннән командалар килде,- ди баш хөкемдар Әлфәт Шәйдуллин.
Бил алышу 8 авырлык үлчәвенә бүленеп 2 келәмдә узды. Егетләр ике җиңелүгә кадәр көрәштеләр. Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, шәһәребезнең 87нче һөнәри көллиятеннән Раил Гыймадиев, Түбән Ушмадан Данияр Гарипов һәм Алмаз Габделбәров, Мамадыштан Фәнис Исламгалиев, Фаил Хәйретдинов, Кукмарадан Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар, Түбән Якедән Рафил Низаметдинов үз үлчәү авырлыкларында пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Гомумкоманда беренчелегендә 87нче һөнәри көллият көрәшчеләре җиңү яулады. Икенче баскычта Кукмара, өченчедә Балык Бистәсе командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев