Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футболчылар Татарстан данын якларга әзерләнә

Район башлыгы Анатолий Иванов "Мини-футболны- мәктәпкә" Бөтенроссия проекты кысаларында узучы бәйгеләрнең республика этабы җиңүчеләрен хөрмәтләде. Тантаналы чараларны икенче санлы лицей һәм беренче мәктәп базаларында үткәрделәр. Спортчыларның шатлыклары белән без дә уртаклаштык. Тантаналы чараның беренчесе икенче санлы лицейда узды. Кунаклар килүенә мәктәпнең фойесында күргәзмә дә эшләнгән иде. Биредә дәресләрдә һәм төрле...

Район башлыгы Анатолий Иванов "Мини-футболны- мәктәпкә" Бөтенроссия проекты кысаларында узучы бәйгеләрнең республика этабы җиңүчеләрен хөрмәтләде. Тантаналы чараларны икенче санлы лицей һәм беренче мәктәп базаларында үткәрделәр. Спортчыларның шатлыклары белән без дә уртаклаштык.

Тантаналы чараның беренчесе икенче санлы лицейда узды. Кунаклар килүенә мәктәпнең фойесында күргәзмә дә эшләнгән иде. Биредә дәресләрдә һәм төрле түгәрәкләрдә кулланылучы заманча технологияләр, педагогик коллектив вәкилләренең фәнни хезмәтләре һәм укучылар ирешкән уңышлар урын алган.
Ә лицей колллективы данын республикага таныткан соңгы уңышлары- егетләр командасының "Мини-футболны- мәктәпкә" Бөтенроссия проекты кысаларында узучы бәйгеләрнең республика этабында җиңү яулавы. Әлеге спортчыларны шәхсән тәбрикләргә дип район башлыгы Анатолий Иванов та килде. "1600 мәктәп арасында мамадышлыларның беренче урынны яулавы безнең өчен зур горурлык! Алга таба сез Татарстан данын Идел буе ФО-да яклаячаксыз. Анда да җиңүләр юлдаш булсын!"-диде район башлыгы. Һәр спортчыга да 3әр мең сум күләмендә премия салынган конвертлар тапшырды ул.
- Шундый уңышка ирешүебезгә бик шатланабыз. Бу барыбызның да уртак җиңүе. Район җитәкчелегенә даими ярдәм өчен зур рәхмәт! Алга таба да өметләрегезне акларга тырышырбыз,- диде команда вәкилләре исеменнән капкачы Айдар Нуриев.
Тантанада футболчыларның әти-әниләре дә катнашып, балаларына киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Күңелле очрашуда республиканың белем сыйфатын мониторинглау үзәге директоры Ирина Сахнова, үзәкнең баш белгече һәм Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәреннән мәгариф бүлеге вәкилләре дә бар иде. Алар районыбызга тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән.
Беренче санлы мәктәп коллективы да кичә чираттан тыш тантаналы линейкага тезелде. Уку йортының кызлар командасы шулай ук "Мини-футболны- мәктәпкә" бәйгесенең республика этабында җиңү яулады. Финалда алар көндәшләрен 6-1 исәбе белән бирелдерделәр. Котлау сүзләреннән соң, футболчылар район башлыгы кулыннан бүләкләрне әти-әниләре белән бергә чыгып алдылар. Анатолий Иванов бу көнне укучыларның физик культура фәне мөгаллимнәрен һәм тренерларын да хөрмәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев