Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Электрчылар волейбол уйнады

Бүген Олимп спорт-сәламәтләндерү комплексында Алабуга электр челтәре командалары арасында узучы волейбол бәйгесенең финал өлеше үтте. Йомгаклау этабында 6 команда катнашты. Финалда катнашкан командаларның бишесе сайлап алу турларында җиңүгә ирешкән коллективлар, ә алтынчысы- мәйдан хуҗалары, мамадышлылар иде. Уеннарны ачу тантанасына Алабуга районы электр элемтәсе челтәре оешмасының идарә җитәкчесе Сергей Лаишев та...

Бүген Олимп спорт-сәламәтләндерү комплексында Алабуга электр челтәре командалары арасында узучы волейбол бәйгесенең финал өлеше үтте. Йомгаклау этабында 6 команда катнашты.

Финалда катнашкан командаларның бишесе сайлап алу турларында җиңүгә ирешкән коллективлар, ә алтынчысы- мәйдан хуҗалары, мамадышлылар иде. Уеннарны ачу тантанасына Алабуга районы электр элемтәсе челтәре оешмасының идарә җитәкчесе Сергей Лаишев та килгән. Аның искәртүенчә, электрчылар арасында мондый ярышлар үткәрүнең төп максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Районнарның электр челтәрләре оешмалары арасында спартакиада 9 нчы ел рәттән оештырыла. Ул волейболдан тыш, янә 8 спорт төре буенча уза икән. Анда Алабуга электр челтәренә караучы районнардан командалар катнаша. Бүгенге ярышның фаворитлары дип Алабуга һәм Кукмара коллективларын атадылар. Беренчеләре узган елда да шушы төрдә җиңү яулаганнар.
Волейбол бәйгесенең азаккы нәтиҗәләре белән дүшәмбе спорт-тайм тапшыруында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев