Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авылда Россия турниры

Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Яшүсмерләр арасында оештырылган әлеге бәйге Россиянең спорт мастеры, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына үткәрелде. Эшмәкәр һәм спорт остасы Рифат Мотыйгуллин призына ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында көч сынарга Түбән Ушма авылына 16 команда составында 250 дән артык көрәшче килде. Спортчылар...

Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Яшүсмерләр арасында оештырылган әлеге бәйге Россиянең спорт мастеры, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин призына үткәрелде.

Эшмәкәр һәм спорт остасы Рифат Мотыйгуллин призына ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында көч сынарга Түбән Ушма авылына 16 команда составында 250 дән артык көрәшче килде. Спортчылар Тольяти, Ижевск, Оренбург, Ульяновск, хәтта Карачаево-Черкессия һәм Кабардино-Балкариядән дә бар иде. Бөтенроссия турнирын сәламләү сүзләре белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бүлек җитәкчесе Раиф Вафин, бәйгенең оештыручысы һәм иганәчесе Рифат Мотыйгуллин ачып җибәрделәр.
Турнирның ачылу тантанасында Раиф Вафин Рифат Мотыйгуллинга ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау билгесен тапшырды.
- Спорт министрлыгы, көрәш федерациясе тарафыннан мондый турнирлар еш үткәрелә. Ә менә үз акчасына шушындый комплекс төзеп, анда Россия күләм турнирлар уздыру бик сирәк күренеш. Әлеге ярышның традициягә әверелүен телим,- диде Раиф Вафин.
Көрәш 3 келәмдә һәм 3 яшь категориясендә барды. Биредә 1995-97, 1991-93 һәм 1998-2000 нче елларда туган спортчылар бил алышалар.
Турнирны тамаша кылырга ТР ирекле көрәш федерациясенең башкаручы директоры Илдар Миндубаев та килгән иде. Без аның белән республикада әлеге көрәш төренең үсеше хакында сөйләштек.
Келәмнәрдә матур алымнар, спорт үҗәтлелеген, хәрәмләшүләргә юл куелмавын, хөкемдарларның гадел хөкем итүләрен, җиңелүчеләрнең күз яшьләрен, көрәшчеләрнең бер-берләренә карата хөрмәтләрен тамаша кылдык.
Ә ярышларның "иң кызу" өлеше шимбә көнне булды. Ярымфинал һәм финал бәйгеләрендә 78 көрәшче иң көчле исемен яулау өчен бил алышты. Шунысы сөенечле, аларның 17сен мамадышлылар тәшкил итте. Шулардан Илдар Шәкүров, Николай Елин, Алексей Васильев, Айнур Гатиятуллин, Максим Горохов, Айдар Шәрәфетдинов үз авырлык үлчәүләрендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Дүрт "иреклебез" көмеш медальгә ия булса, калганнары бронза алды.
Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга Рифат Мотыйгуллин әзерләгән Дипломнар, кубоклар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручылар мәртәбәле кунакларга, командаларның тренерларына, кайбер спортчыларга да махсус бүләкләр әзерләгәннәр иде. Районыбызда ирекле көрәшне күтәрүдә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән шәхесләр дә билгеләп үтелде. Бәйгеләрне ябу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов: "Турнир тәүге мәртәбә генә үткәрелсә дә, төерсез, оешкан төстә узды. Киләчәктә ул географиясен киңәйтер, катнашучылар саны да артыр, дип ышанам. Быел Питрау бәйрәмендә спорт бәйгеләре исемлегенә ирекле көрәшне дә кертергә уйлыйбыз диде. Азактан турнирда катнашучыларга киләчәктә дә келәмдә җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев