Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл яшьләре шәһәрне яулады

Узган атна спорт чараларына гаять бай булды. Шуларның иң яктысы "Авыл яшьләре" уеннарының финалы булгандыр мөгаен. Берничә йөз авыл спортчылары үзләренең икътисадый зоналары данын якладылар. "Авыл яшьләре" бәйгесе Мамадышта бишенче тапкыр үткәрелә. Быел программага 12 спорт төре кертелгән иде. Финал өлеше традиция буенча район үзәгендә оештырылды. Анда биш икътисадый зонадан...

Узган атна спорт чараларына гаять бай булды. Шуларның иң яктысы "Авыл яшьләре" уеннарының финалы булгандыр мөгаен. Берничә йөз авыл спортчылары үзләренең икътисадый зоналары данын якладылар.

"Авыл яшьләре" бәйгесе Мамадышта бишенче тапкыр үткәрелә. Быел программага 12 спорт төре кертелгән иде. Финал өлеше традиция буенча район үзәгендә оештырылды. Анда биш икътисадый зонадан 350дән артык спортчы килгән. Тантаналы ачылыштан соң ярышлар 7 объектта дәвам итте. "Олимп" спорт-комплексында волейбол, гир спорты һәм турникта тартылу буенча көчлеләр ачыкланды. Беренчесе буенча Шәдче икътисадый зонасы иң көчле булып танылды. Икенче урында Усали волейболчылары. Тәкәнеш җыелмасы 3нче баскычта.
Красногорка урта мәктәбендә ату төреннән ярыш узды. Биредә икътисадый зоналары данын җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары яклады. Иң яхшы исеменә Красногорка мәктәбе директоры Рашит Шәйдуллин лаек.
Шахмат-шашка һәм милли көрәшне сөючеләр спорт мәктәбе базасына җыелды. Бил алышу ике келәмдә уза.
Шәһәр стадион-ипподромында чаңгы ярышлары үтте. Өстәл теннисын яратучылар район мәдәният йортының спортзалында, бадминтонда көч сынашучылар 1нче мәктәп базасында очраштылар.
Спорт гаиләләренә игътибар аеруча зур иде бу көнне. Уллары белән катнашкан гаиләләр арасында беренчелекне Усалидан Ситдыйковлар яулады, ә кызлы гаиләләр арасында Шәйхетдиновларга тиңнәр юк.
Иң киеренке көрәш ул әлбәттә хоккей төрендә иде. Иртәдән кичкә кадәр боз сараенда очрашулар узды. Нәтиҗәдә, Усали төбәге иң югары баскычка күтәрелде. Алардан соң Красногорка һәм Кирмән командалары урнашты.
Гомумкоманда нәтиҗәләрен ярышларны ябу тантанасында җиткерделәр. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында узды.
5 команда арасында быелгы "Авыл яшьләрендә" 3нче урынны Шәдче, 2нче урынны Усали икътисадый зоналары яулады. Ә беренче баскычта Тәкәнеш командасы.
Җиңүче һәм призлы урыннарны алучы командалар кубок, диплом һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев