Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Альберт Вәлиев истәлегенә көрәш бәйгесе

Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Исемлектә Шәдче төбәгеннән Альберт Вәлиев та бар. 16нчы февраль көнне аның истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Шәдче авылы мәдәният йорты узган шимбәдә егерме икенче мәртәбә милли көрәш төрен үз итүчеләрне кабул итте. Елдагыча Әфганчыларның район советы, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган бу ярышлар һәркемнең...

Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Исемлектә Шәдче төбәгеннән Альберт Вәлиев та бар. 16нчы февраль көнне аның истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды.

Шәдче авылы мәдәният йорты узган шимбәдә егерме икенче мәртәбә милли көрәш төрен үз итүчеләрне кабул итте. Елдагыча Әфганчыларның район советы, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган бу ярышлар һәркемнең күңеленә тирән уелып каладыр.
Бу көнне бәйрәм чарасында локаль конфликтларда катнашкан берничә асыл ир-егет тә бар иде. Алар әфганчылардан үзләрен берләштерүдә ярдәм сорадылар. Әфганчыларның район советын озак еллар җитәкләүче Николай Иванов егетләргә төрле яктан ярдәм итәчәкләрен ышандырды...
Хөкемдарлар бәйгеләр башлануны белдереп, сыбызгыларын сызгыртуга, ике келәмдә кызу көрәш башланып китте.
Көрәш бәйгеләренә килгәндә, аларда 14 мәктәптән 100гә якын яшь көрәшче катнашты. Кызганычка каршы, соңгы елларда кайбер авылларда милли спорт төренә игътибарның кимүе күзәтелә. Унбер авырлык үлчәү категориясендә бил алышканнар арасында җиңүчеләрнең алтысы шәһәр мәктәпләреннән булуы шуны раслый. Әмма шул ук вакытта көрәшкә хөрмәтләрен киметмәүчеләр дә җитәрлек.
4нче санлы мәктәптән Раил Хәбибрахманов, Ришат Исхаков, Илназ Димиев, Рәсил Вафин, Рәмис Хәмидуллин, 3нче санлы мәктәптән Рөстәм Ханов, Урта Кирмәннән Хәлил Илдарханов, Түбән Ушмадан Данияр Гарипов, Югары Ушмадан Данис Хәкимов, Олыяздан Илназ Мирзагаянов, Илфир Җәмилов үз авырлыкларында җиңү яуладылар.
Гомумкоманда беренчелеген шәһәрнең 4нче санлы мәктәбе отты. Икенче-өченче баскычларда Урта Кирмән һәм Түбән Ушма мәктәпләре көрәшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев