Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Золушка”ның заманча варианты

"Золушка"-"Көлкәй" әкиятенең дә заманча варианты язылды. Аны мамадышлылар хозурына 23нче гыйнвар көнне тәкъдим иттеләр. Премьера шәһәр оешма-предприятиеләре арасында баручы спектакльләр конкурсы кысаларында күрсәтелде. Бу юлы район мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең чыгышларын 3 нче санлы мәктәп һәм "Нохрат" балалар бакчасы командалары тәкъдим итте. Беренчесенең составында "Мамадыштөзү", ЮХИДИ, "Өмет" социаль приюты, икенчеләрендә...

"Золушка"-"Көлкәй" әкиятенең дә заманча варианты язылды. Аны мамадышлылар хозурына 23нче гыйнвар көнне тәкъдим иттеләр. Премьера шәһәр оешма-предприятиеләре арасында баручы спектакльләр конкурсы кысаларында күрсәтелде.

Бу юлы район мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең чыгышларын 3 нче санлы мәктәп һәм "Нохрат" балалар бакчасы командалары тәкъдим итте. Беренчесенең составында "Мамадыштөзү", ЮХИДИ, "Өмет" социаль приюты, икенчеләрендә Пенсия фонды, БТИ, "Мамадыш АТП" коллективлары иде. Ике команда да чыгышларына җитди әзерләнгән.
Беренчеләре 3нче санлы мәктәп тормышын гәүдәләндерде. Яңа бинаны ачарга ни рәвешле әзерләнгәннәрен күрсәттеләр. Коллективның оешуына ярты ел гына булуына карамастан, күңелле тамаша әзерләгәннәр.
Заманча золушка, ягъни көлкәй нинди ул? Икенче команда нәкъ менә шушы образны ачты.
Ике чыгыш та көчле алкышларга күмелде. Аларда район тормышында искәртелгән күп кенә проблемалар күтәрелде.
Чираттагы чыгышларны 31 нче гыйнвар кичендә "Кояшкай" балалар бакчасы һәм районның спорт бүлеге командалары тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X