Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөз елдан соң туган якта

Алар тарихи туган якларына 100 елдан соң кайтты. 1911 елда Мамадыш районыннан киткәннәрнең балалары һәм оныклары "Чишмә" фольклор ансамбленә берләшә. Бүгенге көндә алар Красноярск өлкәсенең Пиров районы Комаровка авылында гомер кичерәләр. Мамадышка булган сәфәрләре кысаларында иҗади коллектив белән район җитәкчелеге дә очрашты. Таныш булыгыз! Алар безнең кайчангыдыр якташларыбызның балалары һәм...

Алар тарихи туган якларына 100 елдан соң кайтты. 1911 елда Мамадыш районыннан киткәннәрнең балалары һәм оныклары "Чишмә" фольклор ансамбленә берләшә. Бүгенге көндә алар Красноярск өлкәсенең Пиров районы Комаровка авылында гомер кичерәләр. Мамадышка булган сәфәрләре кысаларында иҗади коллектив белән район җитәкчелеге дә очрашты.
Таныш булыгыз! Алар безнең кайчангыдыр якташларыбызның балалары һәм оныклары. Әби-бабайларының төп чыгышы Ылыя, Кумырык һәм Җөри авылларыннан. 1911 елда алар туган якларыннан күченеп, Красноярск өлкәсендә төпләнәләр. Яңа авыл Кумырык исемен ала.
Район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашканда кунаклар ничек килеп җитүләре һәм беренче тәэсирләре турында сөйләделәр. "Мондый кунакчыллыкны көтмәгән дә идек",- ди апалар. Татарстанда "Чишмә" ансамбле популяр җырчы һәм композитор Виталий Агапов чакыруы буенча. Алар "Керәшен җыру әйтә" Бөтенроссия фестивалендә катнашырга килделәр. Бүген аларны әлеге бәйгедә 3 нче урын алулары белән котларга мөмкин. Әмма беренче бүләкләрне хөрмәтле кунаклар район башлыгы кулыннан кабул итеп алдылар. Анатолий Иванов аларга районыбызга багышланган китап, дисклар тапшырды. Бу көнне аеруча Федора Максимова һәм Татьяна Мальцеваны хөрмәтләделәр. Беренчесе ансамбльнең иң өлкән вәкиле булса, икенчесе туган көнен билгеләп үтә. Истәлекле очрашу керәшен җырларын башкару белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев