Нократ

Шәһәр оешмалары талантларга бай

Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы спектакльләр бәйгесенең чираттагысы булды. Пәнҗешәмбе көнне район яшьләр эшләре, спорт бүлеге һәм "Кояшкай" балалар бакчасы җаваплылыгындагы коллективлар тамашачы алдында сынау тотты. Беренчеләре тамашачы хөкеменә җирле материал белән тулыландырылган рус халык әкияте "Морозка"ны, икенчеләре кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбыз белән баетылган "Әнкәйләр" әсәрен тәкъдим иттеләр....

Реклама

Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы спектакльләр бәйгесенең чираттагысы булды. Пәнҗешәмбе көнне район яшьләр эшләре, спорт бүлеге һәм "Кояшкай" балалар бакчасы җаваплылыгындагы коллективлар тамашачы алдында сынау тотты.

Беренчеләре тамашачы хөкеменә җирле материал белән тулыландырылган рус халык әкияте "Морозка"ны, икенчеләре кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбыз белән баетылган "Әнкәйләр" әсәрен тәкъдим иттеләр. Ул Владимир Зуев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Чыгыш ясаучылар бары тик мәрхәмәтле булганда, тырышып эшләгәндә генә хезмәт җимешләре мәрҗәнгә әверелүен, сугышларның кирәк түгеллеген, үлгәннәрнең арабызда рухлары яшәгәнлеген, ана белән улның җаннары оҗмахта очрашачагын тасвирладылар.
"Кояшкай" балалар бакчасы әзерләгән тамаша ахырында "кайнар нокта"да сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Исенеевның әнисе сәхнәгә күтәрелеп артистларның барысына да рәхмәтләрен белдерде. Моны күргәч залдагыларның күпчелеге күз яшьләрен яшерә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: