Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында узучы “Балкыш” республика фестиваленең район туры узды

Район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында узучы "Балкыш" республика фестиваленең район туры узды. Әлеге этапта катнашу мөмкинлеге районыбызның 5 икътисади зонасында сайлап алынган чыгышларга бирелде. Нәтиҗәдә,кайсы номер җюри күңеленә хуш килгән? Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр, Өлкән затлар ихлас елмайса. Картаям дип, һич тә борчылмаек, Безнең гомер байлык, ләбаса, дип...

Район мәдәният йортында ТР ветераннары арасында узучы "Балкыш" республика фестиваленең район туры узды. Әлеге этапта катнашу мөмкинлеге районыбызның 5 икътисади зонасында сайлап алынган чыгышларга бирелде. Нәтиҗәдә,кайсы номер җюри күңеленә хуш килгән?

Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр,
Өлкән затлар ихлас елмайса.
Картаям дип, һич тә борчылмаек,
Безнең гомер байлык, ләбаса, дип сәхнә түрен яулыйлар бүгенге ветераннар. "Балкыш " фестиваленең район турына 100 дән артык талантлар килгән иде. Аларны 50 дән артык сәхнә номеры берләштерде. Әлеге чыгышларга гадел бәя бирү бурычы исә район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талиповага, "ТАТМЕДИА" ААЖнең «Нократ» («Вятка») мәгълүмат-матбугат филиалы корреспонденты Николай Михайловка, композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәновага һ.б. белгечләргә йөкләнде. Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструметальансамбль,хорколлективлары, фольклор,поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздырдылар.Мәсәлән , Гөлнур Васыйлова җитәкчелегендәге "Кышкы чия" ансамбле инде 7 нче елын эшләп килә һәм ел саен "Балкыш" фестивален игътибарсыз калдырмый.
Бәйгегә күңел түреннән саркып чыккан көй-моңнарын халыкка җиткерү теләге белән Козгынчы авылыннан Фәрит әфәнде Гәрәев та килгән иде. Ул гомеренең 30 елын Нурийский шәһәре шахталарында уздырган. Җир астында да, җир өстендә дә тормышымны җырдан башка күз алдыма китерә алмыйм, ди ул.
Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә үзләренең гармун моңнары белән ямь өстәгән гармунчыларның урыны элек-электән һәрчак түрдә булган.Ә бүген исә әлеге уен коралын виртуоз дәрәҗәдә иярләүче кешеләрне табуы кыен. Шунысы куанычлы, аларны "Балкыш" фестивалендә очратырга була.
Сәнгатькә тартылучы өлкән буын вәкилләрен ачыклау, милли-мәдәни мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән ,"Балкыш" республика фестиваленең гала-концерты 20 март көнне район мәдәният йортында узачак. Биредә Казан шәһәреннән мәртәбәле җэри әгъзаларының да килүе көтелә. Нәкъ биредә республика зона турына кандидатлар сайлап алыначак та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев