Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәүрүз бәйрәме карга боткасыннан башка узмый

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән "нәүрүз" сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Югары Сон авылында узганында без дә катнаштык. Югары Сонлылар Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы авыл яшьләре өйдән-өйгә кереп ярмалар, йомыркалар җыеп йөрде....

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән "нәүрүз" сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Югары Сон авылында узганында без дә катнаштык.

Югары Сонлылар Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы авыл яшьләре өйдән-өйгә кереп ярмалар, йомыркалар җыеп йөрде. Шул нигъмәтләре белән мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелдылар. Алар янәшәсенә урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.
- Элекке елларда Нәүрүзне мәдәният йорты эчендә оештыралар иде. Соңгы берничә елда урамда уза. Аның саф һавада үтүе тагын да күңеллерәк,- ди Наҗия апа Газизова.
Ул бәйрәмгә җыр алып килгән. Авылдашы Зәмзәмия апа Сөнгатуллинаның тальянына кушылып халык әсәрләрен башкардылар.
Бәйрәмне тамаша кылырга күрше-тирә авыллардан да халык күп килгән иде. Чәчәкле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атта килеп туктаучылар да бар. Биредә һәркем өчен ике самоварда чәй кайнап торды, өстәлләрдән коймак өзелмәде. Ә мәйдан уртасында Нәүрүзнең төп бизәге булган карга боткасы пешерделәр.
- Карга боткасын мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә пешердек. Аның өчен авылдашлардан җыелган ярмалар кулланылды. Бәлки шуңадыр да әлеге ботка аеруча тәмле була,- ди китапханәче Фирдания Гаянова.
Чыннан да, карга боткасын һәркем ошатты бу көнне.
Бәйрәмнең төп кунагы ул әлбәттә Нәүрүзбикә. Әлеге рольне икенче ел рәттән Югары Сон мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Нурсилә Габдрахманова башкара.
- Мәктәптә иң элек "Нәүрүз гүзәле" конкурсын үткәрделәр. Анда күптөрле сынаулар аша узарга туры килде. Мин икенче ел рәттән җиңү яуладым. Нәүрүзбикә ролен башкару зур җаваплылык дип саныйм,- ди Нурсилә Габдрахманова.
Нәүрүз- җиһанда көн белән төн тигезләшкән чорда билгеләп үтелә. Димәк, чын-чынлап яз башлана дигән сүз. Әмма шулай булса да, кыш бабай бирешергә җыенмый. Аның таягына хуҗа булу өчен Нәүрүзбикәгә шактый тырышырга туры килде.
- Нәүрүз бәйрәме моның белән генә төгәлләнми. Шимбә көнне иртәнге 9да мамадышлыларны район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга чакырып калабыз. Анда шулай ук кызыклы программа көтелә,- ди Рәмис Давытов.
Ә Югары Сон авылындагы бәйрәм караңгы төшкәнче дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев