Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният тармагында фанатлар гына эшли

Бу өлкәдә үз эшенә фанатларча бирелгәннәр генә хезмәт куя. Алар кеше ял иткәндә, киресенчә, халыкның күңелен күрү өчен тырышалар. Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Башка көннәрдән аермалы буларак, бүген аларның урыны йомшак кәнәфиләрдә иде. 2007нче елдан алып, 25 нче март көнне мәдәният тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тәбрикләү...

Бу өлкәдә үз эшенә фанатларча бирелгәннәр генә хезмәт куя. Алар кеше ял иткәндә, киресенчә, халыкның күңелен күрү өчен тырышалар. Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Башка көннәрдән аермалы буларак, бүген аларның урыны йомшак кәнәфиләрдә иде. 2007нче елдан алып, 25 нче март көнне мәдәният тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тәбрикләү сүзләрен иң беренче район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җиткерде. "Хөрмәтле коллегаларым!"- дип башлады ул чыгышын. "Бу өлкәдә эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Биредә бары тик үз эшенә фанатларча бирелгәннәр генә хезмәт куя. Сез кеше ял иткәндә, киресенчә, алар күңел ачсын дип тырышасыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!"- дип дәвам итте Илнар Хафизов.
Илнар Хафизов бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР мәдәният министрлыгының, республиканың традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең, район башлыгының һәм башкарма комитетның мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырды, быелгы юбилярларны хөрмәтләде. Министрлык бүләгенә ия булучылар арасында районның ветераннар хоры ансамбле җитәкчесе Гөлназ Гыйниятова да бар.
- Хезмәтебезне җиңел дип әйтә алмыйм. Көн-төн эшләгән чаклар да була. Биредә уңышка ирешү өчен үзеңне аямыйча тырышырга кирәк,- ди Гөлназ Гыйниятова.
Узган ел башкарылган төп эшләр һәм быелга бурычлар хакында бүлек җитәкчесе Рәмис Давытов хисап тотты. Мәдәният тармагы 138 учрежденияне берләштерә, аларда 364 кеше хезмәт куя. Узган ел алар тарафыннан 7 меңнән артык мәдәни чара үткәрелгән. Төрле тамашаларны әзерләүдә шушы өлкәдә тир түгүче һәркемнең өлеше зур.
- Мәдәният тармагында эшли башлавыма 30 ел тулды. Мин бу өлкәгә Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач килдем. Шушы адымны ясавыма һич тә үкенмим,- ди Урта Кирмән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәкыйп Сабиров.
Бәйрәм кысаларында узган елның "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" конкурсына да нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче исеменә Иске Комазан клубы мөдире Алмира Нафыйкова лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев