Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мамадышта Мингол Галиев фестивале үтте

Мамадыш сәхнәсенә республика һәм Россиянең башка өлкәләреннән кунаклар җыелды. Мингол Галиев исемендәге беренче регионара татар җыр һәм фольклор фестивале гран-приена 70 тән артык кеше дәгъва итә. Аның иясе хакында- алдагы видеоязмада. Фестивальне уздыру урыны итеп безнең шәһәр юкка гына сайланмаган. Татарстанның халык артисты Мингол Галиев безнең якташыбыз бит. КДПУның музыка...

Мамадыш сәхнәсенә республика һәм Россиянең башка өлкәләреннән кунаклар җыелды. Мингол Галиев исемендәге беренче регионара татар җыр һәм фольклор фестивале гран-приена 70 тән артык кеше дәгъва итә. Аның иясе хакында- алдагы видеоязмада.

Фестивальне уздыру урыны итеп безнең шәһәр юкка гына сайланмаган. Татарстанның халык артисты Мингол Галиев безнең якташыбыз бит. КДПУның музыка факультетында 30 елдан артык эшләү дәверендә ул үзен квалификацияле белгеч, алдынгы карашлы мөгаллим, фән һәм җәмәгать эшлеклесе итеп күрсәтте. Үзенең бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә таянып, Мингол Галиев яшьләргә вокал серләрен өйрәтә. Аның шәкертләре күп кенә дәрәҗәле җыр бәйгеләре җиңүчеләре булып танылдылар.
Мингол Галиев исемендәге 1нче регионара татар җыр һәм фольклор фестивален үткәрүнең төп максаты татар композиторларының исемен мәңгеләштерүне күздә тота. Анда катнашучылар ике яшь төркеменә бүленде. Фестивальнең мәҗбүри шарты булып бөек татар композиторларының җырларын һәм романсларын башкару тора. Көндез әлеге бәйгенең сайлап алу туры үтте, ә кичен иң яхшы номерларны гала-концертта да тәкъдим иттеләр.
Фестиваль лауреатларын район башлыгы Анатолий Иванов һәм республиканың халык артисты Мингол Галиев тәбрикләде. Гран-прины якташыбыз Гөлсирин Абдуллинага тапшырдылар. Бу көнне мәртәбәле кунаклар кулыннан 40ка якын яшь башкаручы төрле бүләкләр алды. Алар арасында бездән Алсу Исрафилова, Алмаз Һадиуллин, Тимерхан Мөхәммәтҗанов, Ислам Абдуллин, Рөстәм Рәхмәтуллин, Эльза Шәйдуллина, Альбина Васильева, Гүзәл Җиһаншина һәм Эльвира Хәйруллина бар иде.
Бүләкләүчеләр әлеге фестивальнең матур традициягә әверелеп, анда катнашучылар саны тагын да артачагына өметләнүләрен искәрттеләр.
Әлеге чараның төп оештыручылары Мамадыш районы хакимияте, ТР мәдәният министрлыгының трдицион мәдәниятны үстерү үзәге, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы, "Идел" яшьләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев