Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мамадыш сәнгать мәктәбенә 50 яшь

Юбилей вакытында теге яки бу оешманың эшчәнлеген бәйрәмгә килгән кунаклар саныннан чыгып белеп була. Кичә шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбе шушы уку йортын тәмамлаган якташларны, төрле елларда белем биргән мөгаллимнәрне, илнең сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләрне җыйды. Композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе әлеге вакыйгага шактый әзерләнде. Уен эшмени, уку йорты оешканга 50...

Юбилей вакытында теге яки бу оешманың эшчәнлеген бәйрәмгә килгән кунаклар саныннан чыгып белеп була. Кичә шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбе шушы уку йортын тәмамлаган якташларны, төрле елларда белем биргән мөгаллимнәрне, илнең сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләрне җыйды.

Композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе әлеге вакыйгага шактый әзерләнде. Уен эшмени, уку йорты оешканга 50 ел тулды бит. Бу дәвердә әлеге учреждениядә башлангыч музыка белемен алганнарның да төгәл генә саны юктыр. Ә бүгенге көндә монда төрле бүлекләрдә 400 бала белем ала.
Сәхнәгә элекке елларның мөгаллимнәре, директорлар күтәрелде. Алар әле хәзер дә күңелләре белән шушы коллективта яшиләр икән. Уку йортының даими кунаклары. Һәркайсы мәктәп үсешенә сизелерлек өлеш керткән.
Педагоглар өчен иң мөһиме- шәкертләренең уңышын күрү. Ә алар бу көнне искиткеч чыгыш ясадылар. Бәйрәм кунаклары балаларны көчле алкышларга күмделәр.
Юбилейга музыка өлкәсендә күренекле белгечләр дә шактый килгән иде. Алар балаларны алкышлар белән каршы алып, шул рәвешле озатып калдылар. Шушында ук мөгаллимнәр дә хөрмәтләнде.
Мәктәп коллективы бу көнне кунаклардан күпсанлы бүләкләр һәм тәбрикләүләр кабул итте. Балалар да җавапсыз калмады. Алар кулы белән ясалган сувенирлар Мәскәүгә үк китәчәк. Якташыбыз, Россиянең композиторлар союзы рәисе Владимир Казенин җитәкчелегендәге делегация ил башкаласыннан да бар иде.
Халык артисты Людмила Лядова, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Чернявский, Россиянең халык артисты Валерий Алиев коллективны котлап, чыгышларын бүләк иттеләр.
Барлык кунаклар да композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбенең эшчәнлеген югары бәяли. Бу турыда укучыларның халыкара конкурсларда җиңү яулаулары да сөйли.
Тантаналы чарадан соң кунаклар Фәрит Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тантана турында тулырак репортажны дүшәмбе көнне атналык йомгак тапшыруында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев