Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Керәшеннәр җырыу әйтте

Туй йоласы, солдатка озату, Пасха бәйрәменнән күренеш һәм җыр-биюләр. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсе керәшен сәнгать осталары кулында иде. Һәр чыгышны тамашачы көчле алкышларга күмде. Районыбызның Кумырык, Ылыя, Дүсмәт һәм Комазан башы авылларын берләштергән "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", Алабуга шәһәренең "Ак каз", Сарман районы Ләке авылыннан "Иганәй", Яр Чаллының "Карендәшләр", Әлмәт районының...

Туй йоласы, солдатка озату, Пасха бәйрәменнән күренеш һәм җыр-биюләр. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсе керәшен сәнгать осталары кулында иде. Һәр чыгышны тамашачы көчле алкышларга күмде.

Районыбызның Кумырык, Ылыя, Дүсмәт һәм Комазан башы авылларын берләштергән "Кумырык-Дүсмәт-Транзит", Алабуга шәһәренең "Ак каз", Сарман районы Ләке авылыннан "Иганәй", Яр Чаллының "Карендәшләр", Әлмәт районының Кәләй авылының "Кәләем" һәм күрше Башкортостанның Бакалы районы Үмер авылыннан килгән фольклор коллективлар бер сәхнәдә иде бу көнне.
Әлеге чыгышларны карап, тамашачы җыр-моң гына тыңлап калмады, ә керәшеннәрнең үткәннәренә кайтты, гореф-гадәтләр, йолалар турында бай мәгълүмат туплады. Виталий Агапов тырышлыгы белән Яр Чаллы шәһәрендә тәүге мәртәбә бөтен Рәсәй күләмендә уздырылган "Керәшен җырыу әйтә" фольклор фестиваленең дәвамы туй йоласы, солдатка озату, Пасха бәйрәменнән күренешләрне дә берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев