Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каз канаты каурый–каурый

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген аларны мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул. Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бу атнада аны район күләмендә үткәрделәр. Көянтәләренә казлар аскан кызлар, иңнәренә гармун алган егетләр казлардай тезелешеп, Нократ яр буендагы чишмәгә юл алдылар. Каз өмәсен оештыру...

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген аларны мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул. Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бу атнада аны район күләмендә үткәрделәр.

Көянтәләренә казлар аскан кызлар, иңнәренә гармун алган егетләр казлардай тезелешеп, Нократ яр буендагы чишмәгә юл алдылар. Каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртипләре бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Әйтелгән көнгә алар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылганының бер генә шырпысы да калмаска һәм бер җирдә дә тиресе ертылмаска тиеш. Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты- чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата баралар. Монысы- киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә...
Шәһәребез урамнарында бу көнне милли җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.
Ә кичен район мәдәният йорты фойесында каз мамыгыннан тутырылган мендәрләр, чигүле әйберләрдән торган күргәзмә, каз маенда пешерелгән коймаклардан, итеннән пешерелгән бәлешләрдән, каклаган казлардан һәм башка тәм-томнардан сыгылып торган өстәлләр каршы алды. Фойеда җыр-моң тынмады, биюләр башкарылды. Тамаша кылырга килгән өлкән яшьтәгеләр бу мизгелләрдә үзләренең яшьлекләренә кайтмыйча калмаганнардыр...
Соңыннан, мәдәният йорты сәхнәсендәге бәйрәм тантанасында өмәгә багышланган күренешләр күрсәтелде. Һәр төбәк үзләренә генә хас булган йола күренешләре әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев