Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җитәкчеләр концерт куйды

Әгәр республика күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арасында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач инандык. Район Советы һәм башкарма комитетында эшләүчеләр атаклы "Ы" гамәлияте, яки Шурикның башка маҗаралары" исемле фильмының безгә...

Әгәр республика күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арасында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач инандык.

Район Советы һәм башкарма комитетында эшләүчеләр атаклы "Ы" гамәлияте, яки Шурикның башка маҗаралары" исемле фильмының безгә яраклыштырылган вариантын тәкъдим иттеләр. Исеме дә узгәргән. Ул "Без" гамәлияте, яки безне дә мәҗбүр иттеләр" дип атала.
Әлеге программа күпләрнең талантларын ачарга ярдәм иткән. Район башлыгынын ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллинаның шигырьләр иҗат итүе һәркем өчен яңалык булгандыр.
Район Советы һәм башкарма комитетында җыр-биюгә осталар шактый эшли икән. Алена Смирнова мәсәлән, "Кавказская пленница" фильмының төп герое Нинаның җырын да бик оста башкарды. Шул мәлдә сәхнәдә ишәк урынына хакимият коменданты Илдар Сибгатуллинның Маруся кушаматлы кәҗәсе дә пәйда булды...
Концерт, нигездә, бүген дә без яратып карый торган элеккеге кинофильмнардан алынган җырларга корылган иде. Бер үк вакытта халык җырларын һәм татар эстрадасы әсәрләрен дә ишеттек.
Хакимият вәкилләренә рәхмәт сүзләрен соңыннан Анатолий Иванов ирештерде. Тамашаның югары нотада узуын ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев