Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Инвалидлар күргәзмә һәм концерт оештырды

Алар физик мөмкинлекләребез чикле дип тормыйлар, кирәк икән җырлыйлар, кирәк икән бииләр. Моны "Бергәләп без күбрәк булдырабыз" Бөтенроссия фестиваленең район турында да күрергә мөмкин иде. Һәр чыгышны тамашачы югары бәяләде. Фестивальгә килүчеләрне район мәдәният йортының фойесында күргәзмә карша ала. Әлеге эшләнмәләрнең барысын да физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз тудырган. Алар арасында...

Алар физик мөмкинлекләребез чикле дип тормыйлар, кирәк икән җырлыйлар, кирәк икән бииләр. Моны "Бергәләп без күбрәк булдырабыз" Бөтенроссия фестиваленең район турында да күрергә мөмкин иде. Һәр чыгышны тамашачы югары бәяләде.

Фестивальгә килүчеләрне район мәдәният йортының фойесында күргәзмә карша ала. Әлеге эшләнмәләрнең барысын да физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз тудырган. Алар арасында бәйләп эшләнгәннәре дә, чигү ысулы белән иҗат ителгәннәре дә бар.
- Күргәзмәгә куелган һәр эшнең авторы- физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз. Һәркайсы сокланып туймаслык. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр шактый,- ди Илсөяр Габдрахманова.
Әлеге күргәзмә юкка гына оештырылмаган. "Бергәләп без күбрәк булдырабыз" Бөтенроссия фестиваленең бер номинациясе нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат итүчеләр өчен. Моннан тыш, әлеге чара музыка сәнгате, хореография һәм нәфис сүз буенча талантларны берләштерә.
Фестиваль Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулу уңаеннан үтә. Ул 3 этаптан торачак. Исегездә булса, гала-концертка кадәр Красногорка мәдәният йортында кастинг узган иде. Утызлап сәхнә номеры район турына сайлап алынды. Аннан уңышлы узганнар өчен май аена кадәр республика күләмендә сыналу көтә. Йомгаклау туры җәйнең икенче яртысында Мәскәү шәһәрендә узар дип көтелә.
Фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Иң кечкенәсе Урта Кирмән авылыннан Нияз Гарифуллин иде. 12 яшьлек үсмер тамашачыга шигырь сөйләп күрсәтте.
Гала-концертта татар, рус, мари телләрендәге чыгышлар тәкъдим ителде. Соңыннан фестивальнең әлеге турында катнашучыларны район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләп, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук район җитәкчесе чыгыш ясаучыларның физик мөмкинлекләре чикле булса да, актив тормыш рәвеше алып баруларын ассызыклады. Гала-концертта күрсәтелгән сәхнә номерларының тугызы бөтенроссия фетиваленең республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев