Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң яшь талантлар Мамадыш сәхнәсен яулады

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уздырылган "Салават күпере" фестивале җиңүчеләрне ачыклады. Ике яшь категориясендә - 3тән-5 һәм 5тән-7 яшькәчә сабыйлар "Вокал-соло", "Хореография" һәм "Нәфис сүз" номинацияләрендә көч сынаштылар. Иң-иңнәр үткән җомга көнне район мәдәният йортында тамашачылар алдында тагын бер кат сынау узды. Гала-концертта катнашучылар арасында авыллардан да берничә сабый бар иде....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уздырылган "Салават күпере" фестивале җиңүчеләрне ачыклады. Ике яшь категориясендә - 3тән-5 һәм 5тән-7 яшькәчә сабыйлар "Вокал-соло", "Хореография" һәм "Нәфис сүз" номинацияләрендә көч сынаштылар.

Иң-иңнәр үткән җомга көнне район мәдәният йортында тамашачылар алдында тагын бер кат сынау узды. Гала-концертта катнашучылар арасында авыллардан да берничә сабый бар иде. Кечкенәләр башкаруында яңгыраган җырлар әниләргә, туган якка, матурлыкка, гүзәллеккә, гөлләргә багышланган иде.
Сабыйлар башкаруындагы биюләрне, җырларны тамаша кылганнан соң, киләчәктә районыбыз талантларга кытлык кичермәячәк икәнлегенә тагын бер кат ышанасың. Нәфис сүз номинацияләрендә катнашучылар арасында җор телле, үзләрен сәхнәдә иркен тотучы сабыйлар да шактый иде.
Шәһәребезнең төрле хореография классларында бию серләренә төшенүчеләр дә кичәгә үзгә бер матурлык өстәде. Тамашачы каршында сынау тоткан һәр бала район башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов кулыннан бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев