Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң шаяны- спортчылар

Шәһәребез оешма-предприятиеләре командалары арасында барган КВН уеннары тәмам. Ай ярымга сузылган бәйгеләргә сишәмбе көнне нокта куйдылар. Шушы вакыт эчендә тамашачылар хөкеменә 24 команда шаянлык һәм тапкырлыкта осталыкларын күрсәттеләр. "Мәзәксез дөнья файдасыз" конкурсы шартлары буенча финалга алты гына коллектив чыгарга тиеш иде. Ләкин жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмаган күрәсең. Финалга...

Шәһәребез оешма-предприятиеләре командалары арасында барган КВН уеннары тәмам. Ай ярымга сузылган бәйгеләргә сишәмбе көнне нокта куйдылар. Шушы вакыт эчендә тамашачылар хөкеменә 24 команда шаянлык һәм тапкырлыкта осталыкларын күрсәттеләр. "Мәзәксез дөнья файдасыз" конкурсы шартлары буенча финалга алты гына коллектив чыгарга тиеш иде. Ләкин жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмаган күрәсең. Финалга чыгучылар саны унга тулды. Әлеге командаларның кайберләре халык арасында киң таралган мәзәкләр җыелмасыннан сәхнәләштерелгән күренешләрне тәкъдим иттеләр...

Ә менә кем финалга ныклап әзерләнгән, алар "Музыкаль сәламләү", "Разминка" һәм "Өй эше"н, чын юморга әверелдерделәр. Шунысы сөенечле, вакыйгаларның зур күпчелеге җирле материалларга корылган иде. Вакыйгалар хезмәт өмәләрендә, "Апрель" кафесында, колбаса цехында, мәктәпләрдәге дәресләрдә, спорт мәйданчыкларында барды. Төрле кискен проблемалар да күтәрелде чыгышларда. Кайбер җитәкчеләрнең образларына оста керүчеләр дә табылды. Бүгенге көндәлек тормышыбызда очраган кимчелекләр юмор аша гына яңгырасалар да, алар актуальлекләрен әлегә югалтмыйлар...
-Әлеге конкурс шәһәребездәге оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең сәнгатькә битараф булмауларын тагын бер кат исбатлады. Чыгышларны тамаша кылганнан соң, дөньяга, тормышка башка күзлектән карадык. Жюрига да иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Чөнки һәр коллетив үзләренең шаян, тапкыр булуларын шушы сәхнәдә күрсәттеләр. Барлык җитәкчеләргә, коллективларга ихлас күңелемнән рәхмәт җиткерәм,- диде район башлыгы Анатолий Иванов йомгаклау өлешендә ясаган чыгышында.
Нәтиҗәләргә килгәндә, жюри, гран-прига район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең "Отпетые спортсмены" командасы лаек, дип тапты. Төп нигезен шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп коллективы тәшкил иткән "Молодые ветра", район мәгариф бүлегенең "Стиляги" һәм 87нче һөнәри лицейның "Джентельмены удачи" командалары беренче-өченче урыннарны яуладылар. Башка ШТМ төркемнәренә төрле номинациядәге дипломнар тапшырылды. Иң оста уенчылар дип РайПо командасыннан Сергей Карасев һәм 4нче санлы мәктәптән Илдус Габдрахманов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев