Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң оста гармунчылар Фәйзулла Туишев конкурсында очрашты

Иң яхшы гармунчылар Мамадыш сәхнәсенә җыелды. Шәһәребездә Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона турын үткәрделәр. Гармун, баян моңнарын безнең иҗат төркеме дә тыңлап кайтты. Әле моннан берничә дистә ел элек кенә төрле кичәләр, концерт-тамашаларны, бәйрәмнәрне, гармун кебек уен коралларыннан башка күз алдына да китерүе кыен иде. Ә бүгенге көндә...

Иң яхшы гармунчылар Мамадыш сәхнәсенә җыелды. Шәһәребездә Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона турын үткәрделәр. Гармун, баян моңнарын безнең иҗат төркеме дә тыңлап кайтты.

Әле моннан берничә дистә ел элек кенә төрле кичәләр, концерт-тамашаларны, бәйрәмнәрне, гармун кебек уен коралларыннан башка күз алдына да китерүе кыен иде. Ә бүгенге көндә аларның моңын күбесенчә шушындый фестивальләрдә генә ишетәсең. Катнашучыларның уйнау осталыгы берәүне дә битараф калдырмый. Иң яшь гармунчы Виталий Анисимов тамашачыда аеруча соклану хисләре уятты. Аңа нибары 12 генә яшь икән әле.
Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика конкурсының зона турында аерым башкаручылар да, ансамбльләр дә мәртәбәле жюри алдында имтихан тоттылыр. Бу көнне Мамадышлылардан тыш, Актаныш, Сарман, Тукай, Питрәч районнарыннан, Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән гармунчылар, баянчылар, составларында әлеге уен кораллары булган вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышлары бәяләнде. Наил Заһретдинов конкурска Тукай районыннан килгән. Әлегедәй чараларда еш катнашам, ди ул.
Гармунчылар конкурсының төп максаты хакында жюри рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе деканы Сәгыйть Хәбибуллин сөйләде.
Конкурсның зона турында катнашкан барлык гармунчылар да истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Иң яхшы чыгышлар 17нче май көнне Арчада узачак финал бәйгеләрендә катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев