Нократ

Хезмәт хакы белән сорау да артачак

Яңа елдан мәдәният тармагында да хезмәт хаклары эш күрсәткеченә карап түләнәчәк. Бу турыда әлеге тармак белгечләре өчен үткәрелгән район семинарында хәбәр иттеләр. Аның эшендә авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Районыбызның мәдәният тармагы үз канаты астына 138 учреждение, 400 дән артык белгечне ала. Кичә шушы өлкәдә хезмәт куючылар өчен семинар үткәрделәр....

Яңа елдан мәдәният тармагында да хезмәт хаклары эш күрсәткеченә карап түләнәчәк. Бу турыда әлеге тармак белгечләре өчен үткәрелгән район семинарында хәбәр иттеләр. Аның эшендә авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Районыбызның мәдәният тармагы үз канаты астына 138 учреждение, 400 дән артык белгечне ала. Кичә шушы өлкәдә хезмәт куючылар өчен семинар үткәрделәр. Бу чара район башлыгы урынбасары Юрий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды. Иң элек тармактагы учреждение җитәкчеләре һәм бүлек мөдире Рәмис Давытовның хисаплары тыңланды. Анда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында сөйләделәр. Ә төп бурычларны Илнар Хафизов ассызыклады. Аның әйтүенчә, ил Хөкүмәте дә, ниһаять, мәдәнияткә йөз белән борылды. Киләсе елда әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 30 процентка күтәрәчәкләр. Димәк, алардан сорау да артачак дигән сүз.
-Кем тырышып, үз эшенә бөтен күңелен бирә, авылларда яшәүче олысын-кечесен мәдәнияткә тарта, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлекләрен җанландырып җибәрә, гомумән, туган һәр көн саен нинди дә булса яңалык кертеп, аны тормышка ашыра, аларның хезмәтләре тиешенчә бәяләнәчәк,- ди Илнар Хафизов.
Ә инде клубларны, китапханәләрне ачып ябудан башканы белмәгәннәр, "халыкны мәдәни чараларга тартып булмый", дип кул кушырып утырырга җыенучыларга авырга туры киләчәк, дип искәртте район башкарма комитеты җитәкчесе. Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларына да мөрәҗәгать итте. "Җирле җитәкчеләргә клуб мөдирләре белән иңгә-иң торып эшләргә кирәк. Сез аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешсез," - диде ул. Мисалга, Сон һәм Шәдче авыл җирлекләрен китерде Илнар Хафизов. Моннан соң, авыллардагы мәдәният учакларында үткәрелгән һәрбер чара хакында мәдәният бүлегенә фото яки видео хисап биреп барырга да кирәк булачак.
Семинарда материаль-техник базаны ныгыту, хезмәтне саклау, балалар сәнгать мәктәбенең, китапханәләрнең, музейларның эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Рәсми өлештән соң агымдагы елда юбилейларын билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Алар арасында 60 яшен тутырган Рәүф Фатыхов та бар иде. Ул 40 елга якын мәдәният тармагында хезмәт куя.
- Бу өлкәгә яшьтән кереп киттем. Баянда уйнарга яратам. Ике рәтле гармуннан башлаган идем. 4-5 нче класста укыган чагында иптәшләр белән җыелышып, уйнап утыра идек,- ди Рәүф Фатыхов.
Семинарда мәдәният учаклары территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү конкурсына да йомгак ясадылар. Быел беренче урынны Иске Комазан һәм Зур Шыя коллективлары яулады. Комазанлылар мондый уңышка инде икенче ел рәттән ирешә.
- Без матурлык яратабыз. Чәчәкләр утырту, аларны тәрбияләп үстерү безнең өчен көндәлек эш кебек кенә. Территорияң балкып торса кешеләр алдында да күңелле бит,- ди Иске Комазан авылының клуб мөдире Альфира Нафыйкова.
Семинар концерт программасы белән төгәлләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: