Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гран–прины мәктәп коллективы яулады

Оешма-предпритие командалары арасында барган спектакльләр конкурсының гран-при иясе билгеле булды. Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган коллективларны кичә район мәдәният йортында игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасына кадәр тамашачы игътибарына конкурстан тыш ике чыгыш тәкъдим ителде. Беренчесе- район мәдәният бүлегеннән. Алар үзләренең бер хезмәт көненнән төрле күренешләр тәкъдим иттеләр. Бераз соңрак сәхнә район...

Оешма-предпритие командалары арасында барган спектакльләр конкурсының гран-при иясе билгеле булды. Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган коллективларны кичә район мәдәният йортында игълан иттеләр.
Бүләкләү тантанасына кадәр тамашачы игътибарына конкурстан тыш ике чыгыш тәкъдим ителде. Беренчесе- район мәдәният бүлегеннән. Алар үзләренең бер хезмәт көненнән төрле күренешләр тәкъдим иттеләр.
Бераз соңрак сәхнә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә тапшырылды. Алар шәһәрдәшләребезгә комнан сурәтләр ясау һәм күләгәләр театры тәкъдим иттеләр.
Муниципалитет хезмәткәрләре чыгышларының икенче өлеше шәһәребездә гомер итүче Нина Галочкинаның язмышын сәхнәләштерүгә корылган иде. Үзешчәннәр аның тормышының кайбер этапларын тамашачыга җиткерделәр. Ә соңыннан залда утыручы чын Нина Галочкинага чәчәк бәйләме тапшырылды.
Әлеге спектакльләрнең тулы вариантын сез безнең каналда күрә алачаксыз.
Шушы ике чыгыштан соң, берничә ай дәвамында барган спектакльләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Район башлыгы Анатолий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов иң элек "Иң яхшы хатын-кыз роле", "Иң яхшы ир-ат роле" номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алга таба сәхнәгә "Тамашачы мәхәббәте", "Иң яхшы пародия", "Иң кызыклы роль", "Иң яхшы режиссер", "Иң яхшы сценарий авторы", "Яңа караш" номинацияләрендә җиңүчеләр чыкты.
Инде шуннан соң 3нче урыннарны яулаган командаларны хөрмәтләделәр. Бу төркемдәгеләр өчәү иде: районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, 3нче санлы мәктәп һәм "ТАТМЕДИА"ның "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы. Алар унар мең сум күләмендәге акчалата премиягә лаек булдылар. Икенче баскычта беренче мәктәп һәм Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе. Бу коллективларга премия күләме 15 мең сумны тәшкил итте. Беренче урынны икенче санлы лицей һәм "Одуванчик" балалар бакчасы командасына тапшырдылар. Акчалата бүләк күләме 30 мең сум.
Иң азактан гран-при иясен игълан иттеләр. 50 мең сум күләмендәге бүләккә 4нче санлы мәктәп командасы лаек дип табылган. Калган коллективлар рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.
Тантананы ябар алдыннан район башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә, киләсе сезонда шәһәребезнең оешма-предприятиеләре профессионал драматурглар әсәрләрен сәхнәләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев