Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гран–при иясе мартта билгеле булачак

Шәһәр оешма-предприятияләре арасында барган спектакльләр конкурсы төгәлләнде. Аның кысаларында 79 коллектив командаларга берләшеп 18 чыгыш тәкъдим иттеләр. Ә 50 мең сум күләмендәге гран-прины кем алыр? Бу хакта март аенда билгеле булачак. Спектакльләр бәйгесендә катнашучы соңгы ике чыгышны бу атнада "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" ("Вятка") филиалы һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать...

Шәһәр оешма-предприятияләре арасында барган спектакльләр конкурсы төгәлләнде. Аның кысаларында 79 коллектив командаларга берләшеп 18 чыгыш тәкъдим иттеләр. Ә 50 мең сум күләмендәге гран-прины кем алыр? Бу хакта март аенда билгеле булачак.

Спектакльләр бәйгесендә катнашучы соңгы ике чыгышны бу атнада "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" ("Вятка") филиалы һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе командалары тәкъдим итте. Беренчесе составында бездән тыш, "Ләйсән" балалар бакчасы һәм "Татавтодор" ААҖ филиалы коллективы иде. Алар "Вакыйга Малмыжкада булды" әсәрен сәхнәләштерделәр. Сценарий авторы һәм тамашаны куючы-режиссер "ТАТМЕДИА" филиалы директоры Светлана Ханова иде. Вакыйга 60нчы елларда Малмыжка авылында бара. Алар тарихи материаллардан, өлкәннәр сөйләгән хатирәләрдән чыгып төзелгән. Төп рольләрдә "ТАТМЕДИА" филиалыннан Гөлназ Кадыйрова, Алексей Шишмагаев, "Татавтодор"дан Анатолий Король һәм Ленар Тимербаев. Дарья ролен башкаручы Гөлназ Кадыйрова әйтүенчә, аның өчен авылда яшәүче хатын-кыз булып уйнавы беренче вакытта авырырак булган.
- Моның өчен махсус Яңа Комазан авылында яшәүче дус кызыма кунакка кайттым. Аның 90 яшьтәге әбисе бар. Шуның белән аралашып, авылның ул чактагы тормышын, кешеләрнең сөйләшү стилен өйрәндем,- ди Гөлназ Кадыйрова.
Ә менә Алексей Шишмагаев өчен Сергей Михайлович роле бик җиңел бирелгән.
- Мин бүген өлкә газетасы корреспонденты булып уйныйм. Рольгә бик җиңел кердем. Репетицияләрдә дә кыенлыклар тумады. Тамашачы да уңай кабул итәр дип уйлыйм,- ди Алексей Шишмагаев.
Ленар Тимербаевның спектакльдә беренче тапкыр гына уйнавы. "Узган ел КВН бәйгесендә катнашкан идем, икесе ике дөнья икән",- ди Ленар.
Спектакльнең кыскача эчтәлеге түбәндәгечә: терлек караучы булып эшләүче Дарья тракторчы Миша белән очрашып йөри. Көннәрнең берендә алдынгы терлекче турында материал әзерләү ниятеннән Малмыжкага корреспондент Сергей Михайлович килеп төшә. Күмәк хуҗалык рәисе Павел Николаевич аны Дашага йортка кертә. Шушы ук көнне терлекче белән тракторчы арасындагы мөнәсәбәтләргә нокта куела, Миша башкага өйләнә. Әмма Дарья ялгызы калмый. Элеккеге мәхәббәтеннән улы һәм янәшәсендә өлкә корреспонденты кала. Тамаша азагында Даша ветеринар табиб белгечлеге алып, гаиләсе белән туган ягына кайта.
Ә икенче команда бәйгегә "Җидегән чишмә" спектаклен әзерләгән. Сценарий авторы сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова, сәхнәгә куючы Лилия Хәтимова. Спектакльдә шулай ук үзәк китапханә, "Мамадыш ТКХ", җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре катнашты.
"Җидегән чишмә" күбесенчә Кирмән төбәгендәге легендалар һәм вакыйгаларга багышланган иде. Болар хакында Миңсылуга Бабасы сөйли. Күренешләрдә дошман кулына эләгергә теләмичә ярдан ташланган җиде кыз, дәвалау үзлегенә ия җиде чишмә, сугышта җиде улын югалткан герой Ана язмышы чагылыш тапты.
Әлеге спектакльләрнең тулы вариантын сез якын көннәрдә безнең каналда күрә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев