Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Диана Мишкинаны җыр белән искә алдылар

Диана Мишкина истәлегенә икенче мәртәбә эстрада һәм халык җырларын башкаручыларның, иҗади коллективларның төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Быел анда 85 конкурсант катнашты. Мамадышка Яр Чаллы, Тукай, Кукмара, Сарман, Балык Бистәсе, Болгар төбәкләреннән килделәр. Чыгышларны мәртәбәле жюри күзәтте. Ә иң-иң номерларны гала-концертка сайлап алдылар. Яшь таланларның җыр-моңга осталыкларын узган атнаның шимбәсендә Диананың әнисе...

Диана Мишкина истәлегенә икенче мәртәбә эстрада һәм халык җырларын башкаручыларның, иҗади коллективларның төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Быел анда 85 конкурсант катнашты. Мамадышка Яр Чаллы, Тукай, Кукмара, Сарман, Балык Бистәсе, Болгар төбәкләреннән килделәр. Чыгышларны мәртәбәле жюри күзәтте. Ә иң-иң номерларны гала-концертка сайлап алдылар.

Яшь таланларның җыр-моңга осталыкларын узган атнаның шимбәсендә Диананың әнисе Светлана Сабирова, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятенең сәнгать җитәкчесе Резеда Сабитовская, "Туганайлар" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова, "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен фольклор ансамбле директоры Артур Поляков бәяләп барды. Быел да әлеге чараны уздыру буенча эшләрнең зур күпчелеген үз җилкәсенә Диананың әнисе Светлана Сабирова алган. Шулай ук район хакимияте, кызны җыр сәнгате дөньясына алып чыгуда үзеннән сизелерлек өлеш керткән композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективы да фестивальне оештыруда ярдәм итүчеләр. Район мәдәният йортының фойесыннан ук якташыбыз иҗатын яратучыларны күргәзмә каршы ала. Анда Диана ясаган рәсемнәр, араларында төгәлләнмәгәннәре дә бар, якыннары белән төшкән фотосурәтләрне күрергә мөмкин. Район, республика, Россия һәм чит ил сәхнәләрен яулаган яшь йолдызыбызның таланты кече яшьләрдә чагында ук ачылган. Беренче тапкыр тамашачы алдына 6 яшьлек чагында чыга ул. 5 ел дәвамында шәһәребезнең сәнгать мәктәбендә вокал сыйныфында белем ала. Мөгаллиме- Наталья Миронова. Еш кына күренекле якташыбыз Мингол Галиевтан да дәресләр алган.
"Керәшен чибәре" конкурслары җиңүчесе, 4 мәртәбә "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруында катнашучы, "Йолдызлык", "Таң йолдызы" конкурслары җиңүчесе, Муса Җәлил, Әлфия Авзалова, Сара Садыйкова исемендәге җыр бәйгеләрендәге уңышлар, дүрт мәртәбә "Сандугач керде күңелгә" дипломанты, Мәскәүдәге халыкара турнирда икенче урын, Италия һәм Франциядә үткән конкурслардагы уңышлар, Украина, Төркия, Босния тамашачысы алдында чыгыш ясау. Әлеге титулларны яулауда Диананың әнисе Светлана Сабированың да өлеше зур.
Фестиваль-конкурс барышында мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган иң-иңнәр һәм призлы урыннарны алучыларны бүләкләү гала-концерт барышында башкарылды. Сәхнәдә Светлана ханым, аның улы Рамис, аерым җырчылар, коллективлар чыгышы тыңланды. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова, жюри вәкилләре Диана турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаучылар әлеге чараның географиясен тагын да киңәйтү, иң-иңнәр катнашындагы концертны башкалабызда уздыру теләген җиткерделәр. Фестиваль-конкурсны оештыручылар үзләренә иганәчелек ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә, "Ак Барс" холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоровка, аның энесе, Усад спирт заводы директоры Валерий Егоровка рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев