Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш” өлкән буынны сәхнәгә җыйды

Шәдче авылы мәдәният йортында ветераннар арасында узучы үзешчән сәнгать осталарының "Балкыш" республика фестиваленең районкүләм 1нче зона туры үтте. Бирегә шушы төбәккә караучы Кләүш, Түбән Шүләңгер, Көек-Ерыкса, Малмыжка һәм Шәдче авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге үзешчәннәр чакырылган иде. "Балкыш" республика фестивале әле беренче генә мәртәбә үткәрелә. Бәйгенең таләбе буенча анда пенсия яшендәгеләр...

Шәдче авылы мәдәният йортында ветераннар арасында узучы үзешчән сәнгать осталарының "Балкыш" республика фестиваленең районкүләм 1нче зона туры үтте. Бирегә шушы төбәккә караучы Кләүш, Түбән Шүләңгер, Көек-Ерыкса, Малмыжка һәм Шәдче авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге үзешчәннәр чакырылган иде.
"Балкыш" республика фестивале әле беренче генә мәртәбә үткәрелә. Бәйгенең таләбе буенча анда пенсия яшендәгеләр катнашырга хокуклы.
Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар.
- Фестивальнең максаты- өлкән яшьтәге гражданнарны җәмгыять тормышында актив катнаштыру, аларның үзешчән иҗатларын үстерү, милли мәдәниятне һәм халык традицияләрен баету, ныгыту,- ди Гөлнәзирә Талипова.
Чыгышларны район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова рәислегендәге жюри вәкилләре бәяләп бара. Катнашучыларның күпчелеге 60-70 яшьләрдәгеләр. Әмма араларында тугызынчы дистәләрен ваклаучылар да бар. Мәсәлән, Кләүш авылыннан Анастасия Красильниковага 84 яшь. Ул фестивальдә үзе язган шигырь белән катнашты.
- Шигырьләрне күптәннән язам инде. Төгәл генә хәтерләмим дә. Күбесе хәрби темаларга. Сәхнәдә дә еш чыгыш ясыйм. Дөрес, соңгы елларда, кайбер чаралардан баш тартырга да туры килә. Яшь бара бит,- ди Анастасия Красильникова.
Фестивальнең мөһимлеген авыл җирлекләре башлыклары да яшерми. Өлкәннәр өчен бу менә дигән аралашу урыны, ди Валерий Шрыков.
- Шушы чара буласын хәбәр иткәч, берәү дә юк димәде. Бик теләп репетицияләргә йөрделәр,- ди Валерий Шрыков.
"Балкыш" республика фестиваленең район туры 3 этапта үткәрелә. 1нчесе авылларда узды, чираттагы тур 18 нән 25 нче июньгә кадәр зоналарда. Аларны уңышлы узучылар өчен 29нчы июнь көнне гала-концерт үткәреләчәк. Республика бәйгесенең чираттагы этаплары Кукмара һәм Казанда узачак. Финал башкалабызда өлкәннәр бәйрәме кысаларында оештырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев