Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш” фестивале ветераннарны балкытты

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале өченче турга нокта куйды. Узган атнаның җомгасында Нократ яр буенда район этабының гала-концертын үткәрделәр. Барыннан да элек әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен янулары һәм анда катнашуларына юнәлдерелгән. "Балкыш" фестивале кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм...

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале өченче турга нокта куйды. Узган атнаның җомгасында Нократ яр буенда район этабының гала-концертын үткәрделәр.

Барыннан да элек әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен янулары һәм анда катнашуларына юнәлдерелгән.
"Балкыш" фестивале кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм ветераннар осталыкларын, шулай ук артистлык алымнарын күрсәтәләр...
Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар.
"Балкыш" республика фестиваленең район туры 3 этапта үткәрелде. 1нчесе авылларда узды, чираттагы турны 18 нән 25 нче июньгә кадәр зоналарда үткәрделәр. Аларны уңышлы узучылар гала-концертка җыелды.
"Балкыш" фестиваленең район финалына 47 сәхнә номеры узды. Шуларның 37 кичен гала-концертта катнашты. Республика бәйгесенең чираттагы этабы сентябрь аенда Кукмарада үтәчәк. Анда мамадышлылар 30 минутлык композиция әзерли. Финал башкалабызда өлкәннәр бәйрәме кысаларында оештырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев