Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алты мең ветеран бер китапта

Район тормышында мөһим вакыйга- Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән ике томлы Хәтер китабы кайтып җитте. Анда 6172 кешенең исеме урын алган. Басманы тәкъдир итү Сталинград сугышында җиңүенең 70 еллыгы кысаларында узды. Хәтер китабының исеме "Алар җиңү белән кайттылар" дип атала. Аның дөньяга чыгуына, исемлекләрне тулыландыруга республика хәрби...

Район тормышында мөһим вакыйга- Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан якташларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән ике томлы Хәтер китабы кайтып җитте. Анда 6172 кешенең исеме урын алган. Басманы тәкъдир итү Сталинград сугышында җиңүенең 70 еллыгы кысаларында узды.

Хәтер китабының исеме "Алар җиңү белән кайттылар" дип атала. Аның дөньяга чыгуына, исемлекләрне тулыландыруга республика хәрби комиссариатының район бүлеге, ЗАГС коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр. Анда фин, Бөек Ватан, япония сугышларында утлы фронт юлларын үтеп исән кайткан 6172 кешенең исеме мәңгеләштерелгән.
5нче февраль көнне район мәдәният йортында узган әлеге китапны тәкъдир итү кичәсендә зал халык белән тулы иде. Тантанада район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. "Ветераннарыбызга сугыштан соң да җиңелгә туры килмәде. Алар җимерелгән авылларны, шәһәрләрне торгыздылар. Бүген дә сафта булганнары өчен, ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезнең чиге юк,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Ул шулай ук китап басу өчен мәгълүмат туплауда үз өлешләрен керткәннәргә дә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әлеге чарада шулай ук республика хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич, ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичә барышында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп җыр-биюләр башкардылар. Соңыннан дүртенче санлы мәктәп кадетлары хәтер китапларын ветераннарга тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев