Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Вакыт бетеп бара

Җәйнең соңгы ае башланды. Районыбызның капиталь ремонт программасына кергән дүрт мәктәбендә бүгенге көндә кызу эш алып барыла. Красная Горка урта мәктәбе бинасында иң зур эшләрдән саналган түбә ябу, тәрәзәләрне пластикларга алыштыру төгәлләнгән. Хәзер бер бригада ишек төбендәге козырекны яңарту белән мәшгуль. Бина эчендә ике катта да һәр сыйныф бүлмәсендә, коридорларда...

Җәйнең соңгы ае башланды. Районыбызның капиталь ремонт программасына кергән дүрт мәктәбендә бүгенге көндә кызу эш алып барыла.

Красная Горка урта мәктәбе бинасында иң зур эшләрдән саналган түбә ябу, тәрәзәләрне пластикларга алыштыру төгәлләнгән. Хәзер бер бригада ишек төбендәге козырекны яңарту белән мәшгуль. Бина эчендә ике катта да һәр сыйныф бүлмәсендә, коридорларда эшнең иң кызган чоры. Барлык ишекләрне алыштырганнар. Җылылык торбалары яңадан сузылган. Канализация системасы яңартыла. Сыйныфларда элекке такта идән урынына фанер җәяләр. Аны тагын өч бүлмәдә генә салып бетерәселәре калган. Аннан һәркайсына линолеум җәяселәр. Икенче катта бер төркем егетләр коридор идәненә плитка җәя. Шунда ук берничәсе түшәмне чистарта, аннан ул яңадан буялачак. Беренче катта урнашкан ашханә дә яңа йөз алачак. Аны коридордан аерып торучы стенаны сүткәннәр. Урынына кирпечтән яңасын өяселәр икән. Гардероб та тулысынча сүтеп алынган. Безне мәктәптәге эшләр белән таныштыру өчен озатып йөргән чишенү бүлмәсе хезмәткәре Лида Мазилова сүзләренә караганда, бу урында яңача бүлмә булачак. "Монда эшләүче бригадалар иртәнге 7дә эшне башлап, кичке 10-11ләргә кадәр дәвам итәләр",-ди ул, егетләрнең тырышлыгын ассызыклап. Тик шулай да егетләргә эш темпларын тагын да кызулатсалар комачау итмәс иде. Уку елы башланырга да күп калмый бит инде, мәктәп балаларны тулы әзерлек белән каршы алырга тиеш. Хәер, хезмәткәрләр үз эшләрен тиешле срокларга бетерәчәкләренә ышаналар. Мәктәп директоры Айрат Мәүлиев сүзләренә караганда, хәзерге вакытка ремонт эшләренең якынча 70 проценты төгәлләнгән. "Августның 20ләренә мәктәбебез тулысынча әзер булыр дип ышанам",-ди ул. 1973 елда ук төзелеп, инде шактый еллар буена капиталь ремонт күрмәгән, яңартылган мәктәп 2012-2013нче уку елына 360 баланы, шул исәптән 11 беренче сыйныф укучысын каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X