Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Унберенчеләрнең соңгы дәресләре

Катмыш мәктәбен тәмамлаучы 9 унберенчене бүген район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Катмыш урта мәктәбендә 2011-2012 нче уку елында 75 бала белем алды. Аларга 17 мөгаллим фән серләрен төшендерә. Уку йортында төп өстенлекне химия һәм биология фәннәренә бирәләр. Бәлки шуңадыр да, бу төбәктән шактый табиблар чыккан. Быел урта мәктәпнең 11нче сыйныфын...

Катмыш мәктәбен тәмамлаучы 9 унберенчене бүген район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Катмыш урта мәктәбендә 2011-2012 нче уку елында 75 бала белем алды. Аларга 17 мөгаллим фән серләрен төшендерә. Уку йортында төп өстенлекне химия һәм биология фәннәренә бирәләр. Бәлки шуңадыр да, бу төбәктән шактый табиблар чыккан.

Быел урта мәктәпнең 11нче сыйныфын 9 укучы тәмамлый. Шуларның 4се кызлар. Рифат Гарипов унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе. Бу минем беренче генә чыгарылыш әле,- ди ул. Димәк, аның күңелендә аеруча истә калачак.
Катмыш мәктәбе коллективын соңгы кыңгырау һәм уку елы тәмамланган көн белән тәбрикләргә бүген район башлыгы Анатолий Иванов та килде.
Олы юлга чыгучыларга изге теләкләрен якташлары, "Төзүсервис" җәмгыяте генераль директоры Илфат Хаҗиев та җиткерде. Тантаналы линейка барышында мәктәпнең иң яхшы укучыларына акчалата премия дә тапшырды ул. Чыгарылышларның зур бәйрәмнәрен бүген "Мәгърифәт" газетасының баш мөхәррире Хөсәен Вәлиәхмәтов та уртаклашты. Котлау сүзләре шактый яңгырады тантанада. Ул минутларда йөзләрдә елмаю билгеләре булса, чыгарылышларның гимнына әверелгән җырны башкарганда күзләрдә яшь тамчылары иде.
Бәйрәм линейкасы унберенчеләр өчен соңгы кыңгырау авазы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X