Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларны йолдызлар котлады

Шимбә көнне Мамадышка "Татарча солянка" десанты төште. Зур концерт укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре кысаларында узды. Бүләк йөзеннән 300 дән артык мөгаллимгә чакыру билетларын бушлай өләштеләр. "Олимп" боз сарае шимбә көнне 1 меңләп мамадышлыны җыйды. Аларның күпчелеген укытучылар тәшкил итә. Шуларның 350 сенә бәйрәм йөзеннән чакыру билетлары өләшенгән. Алар районыбызның балаларга белем...

Шимбә көнне Мамадышка "Татарча солянка" десанты төште. Зур концерт укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре кысаларында узды. Бүләк йөзеннән 300 дән артык мөгаллимгә чакыру билетларын бушлай өләштеләр.

"Олимп" боз сарае шимбә көнне 1 меңләп мамадышлыны җыйды. Аларның күпчелеген укытучылар тәшкил итә. Шуларның 350 сенә бәйрәм йөзеннән чакыру билетлары өләшенгән. Алар районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы белгечләре. "Татарча солянка" башланганчы, төбәгебезнең яшь сәнгать осталары чыгышын карадылар. Дәрестән өзек, КВНчылар чыгышы тәкъдим ителде. Бераз соңрак педагоглар адресына тәбрикләү сүзләрен район башлыгы да җиткерде.
Шушында ук иң лаеклыларга район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Узган уку елы дәвамында барган "Аргамак" һәм "Өмет стартлары" ярышларына йомгак ясадылар.
Үзешчән сәнгать осталары чыгышыннан соң сәхнәне татар эстрадасы йолдызлары бизәде. "Татарча солянка"ны Әбри Хәбриев һәм ди-джей Айваз алып барды. Алар төрле кызыклы конкурслар да үткәрделәр. Ә меңләгән мамадышлы хозурына иң дәртле җырларын бк кичтә Айгөл Рәхимова, Алинә Сәфиуллина, Иркә, Вероника Кузнецова, Әлфинә Әзһәмова, "Эссе" төркеме, Раяз Фасыйхов һ.б. якты йолдызлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев