Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерделәр

Икенче санлы лицей коллективы гадәттән тыш хәлләргә әзер, андый чакларда үзләре башкарырга тиешле чараларны төгәл үтиләр. Мондый бәяне МЧС вәкилләре уку йортында үткәрелгән өйрәнүдән соң бирде. Җомга иртәнге 10 сәг. 40 минутта шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда янгын сигнализациясе эшли башлады. 2 минут 40 сек. вакыт эчендә укучыларны сулыш юлларына битлекләр...

Икенче санлы лицей коллективы гадәттән тыш хәлләргә әзер, андый чакларда үзләре башкарырга тиешле чараларны төгәл үтиләр. Мондый бәяне МЧС вәкилләре уку йортында үткәрелгән өйрәнүдән соң бирде. Җомга иртәнге 10 сәг. 40 минутта шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда янгын сигнализациясе эшли башлады. 2 минут 40 сек. вакыт эчендә укучыларны сулыш юлларына битлекләр каплап мөгаллимнәр һәм уку йортының "Ирекле янгын дружинасы" вәкилләре озатуында лицей территориясеннән читкә чыгардылар. Барлык сыйныфлар һәм бүлмәләр тикшерелеп чыкканнан соң, тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучы-оештыручысы Рамил Сафин 121нче санлы янгын частеның хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча белгече Рөстәм Зиннатовка: "Бинада бер кеше дә калмады. Тәрәзә-ишекләр ябык, электр җиһазлары сүндерелгән су краннарын ачтык",- дип хәбәр итте.

Бу эшләр барысы 3 минут эчендә башкарылды.
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кимчелекләр юк. Барысы да төгәл һәм оешкан төстә үтте. Норматив вакытына сыештылар,- ди Рөстәм Зиннатов.
Мондый өйрәнү дәресләре мәктәпнең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр чаралары календарь-планы нигезендә үткәрелә.
- Эвакуацияләү буенча әлегедәй чараларны даими төстә үткәрәбез. Аларда төрле очраклар карала. Шартлау, янгын, химик әйберләр белән зарарлану, һ.б. Белеп тору беркайчан да комачауламый,- ди Рамил Сафин.
Коллективны эвакуацияләүдә лицейның яшь янгын сүндерүчеләр отряды вәкилләре дә катнашты.
Уку-өйрәнү чарасыннан соң дәресләр гадәти режимда дәвам итте. Мондый күнегүләр җомга көнне районыбызның тагын берничә мәктәбендә узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев