Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларга каникул алдыннан профилактика үткәрелде

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтләре аеруча мәктәпләрдә каникул чорында искәртелә. Кичә аның язгылары старт алды. Ял вакытында балаларның иминлеген булдыру максатыннан узган атнада икенче санлы лицейда юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләштеләр. Уен формасында 3нче һәм 4нче сыйныфларда укучыларның белемнәре сыналды. Әлеге чара башланганчы ук, хәрәкәт кагыйдәләрен саклау таләп ителде. Үз...

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтләре аеруча мәктәпләрдә каникул чорында искәртелә. Кичә аның язгылары старт алды. Ял вакытында балаларның иминлеген булдыру максатыннан узган атнада икенче санлы лицейда юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләштеләр. Уен формасында 3нче һәм 4нче сыйныфларда укучыларның белемнәре сыналды.

Әлеге чара башланганчы ук, хәрәкәт кагыйдәләрен саклау таләп ителде. Үз командаңның өстәле артына берәүне дә этмичә, тоткарламыйча узу, сәхнәгә менгәндә дә тәртипле булу. Бер караганда, гадәти әйберләр генә. Әмма шуларны сакламау да, кайчагында зур бәлаләр китереп чыгара. Аеруча, юлларда.
Икенче санлы лицейның 3нче һәм 4нче сыйныфлары укучылары арасында үткәрелгән чара җәяүле һәм машина йөртүче арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланды. Интеллектуаль ярышны сәламләүдән башладылар. Кемдер жюри вәкилләре һәм тамашачы белән музыкаль формада таныша, икенчеләре чыгышларын рифмага салган.
Сыналуда катнашучыларга белемнәрен тәкъдир итү генә түгел, ә җавапларны тизлеккә табу кебек биремнәр дә каралган иде. Блиц-турнир, капитаннар конкурсы һәм башка этаплар укучыларның белемнәрен ачыкларга ярдәм итте. Иң шаяннарның һәр ситуациядән чыгу өчен үз җаваплары. Андыйлар өчен махсус бүләкләр каралган иде. Хәер, Мамадыш район буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарада берәү дә бүләксез калмады.
Оештыручылар әйтүенчә, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мондый чараларны әти-әниләр өчен дә үткәрү комачау итмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X