Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар – хокук бозуларга каршы

Шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе базасында хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Чарада катнашу теләге белән 20 мәктәп заявка бирә, 4 зонада 5 әр отряд сынала, ләкин район финал этабына аларның иң яхшы әзерлеклеләре генә чыга. Нинди алар полициянең яшь ярдәмчеләре? Бәйге положениесе нигезендә, хокук бозуларны...

Шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе базасында хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Чарада катнашу теләге белән 20 мәктәп заявка бирә, 4 зонада 5 әр отряд сынала, ләкин район финал этабына аларның иң яхшы әзерлеклеләре генә чыга. Нинди алар полициянең яшь ярдәмчеләре?

Бәйге положениесе нигезендә, хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп отрядлары жюри хөкеменә отряд эшчәнлеген тәкъдир иттеләр, шулай ук уку программасы кысаларында законнарны белү буенча тест сорауларына җавап бирделәр. Отряд капитаны тәкъдим итәргә тиеш булган презентация балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру, үсмерләрнең күзәтүчесезлеген һәм алар катнашында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне камилләштерү, укучыларны яшьтәшләре арасында законга буйсыну һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга катнашуга җәлеп итү кебек максатларны чагылдырырга тиеш иде.
Һәр отряд үз эмблемасын, отряд исемен, шигарен тәкъдим итте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балалар яхшы чыгыш ясады. Шуңа күрә жюрига урыннар билгеләү кыенга туры килде. Гамәлдә барлык тәкъдир итүләр эшчәнлек юнәлеше буенча күп чараларны чагылдырды, тематикага туры килде.
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
3 урында- Олыяз авылы отряды
2 урында-Усали зонасы
1 урында - шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбе
Билгеле, хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган республика бәйгесендә җиңү яулаган команданы республика этабы көтә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый отрядлар оештыру һәм андый отрядларның эшчәнлеге укучыларда хокукый культура, милли үзаң, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыруга булышлык итә. Бу хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата яхшы мөнәсәбәт тудыра, чөнки эчке эшләр хезмәткәрләренең авыр һәм катлаулы эшенә күзаллау булдыра. Ахыр чиктә, мондый чаралар укучыларның гражданлык, социаль активлыгын һәм физик әзерлек дәрәҗәләрен арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X