Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрнең уку елына әзерлеге буенча сөйләштеләр

Татарстан мәктәпләренең 61 проценты гына 1 сентябрьгә әзер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр ителде. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендә узган утырыш белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына...

Татарстан мәктәпләренең 61 проценты гына 1 сентябрьгә әзер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр ителде. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендә узган утырыш белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге темасына багышланган иде.

Министр Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, ел саен әлеге мәсьәлә күтәрелә тора, проблемалар кала бирә, аларны 1 сентябрьгә кадәр хәл итеп бетерү зарур. Ә вакыт аз калып бара. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина мәктәпләрне кабул итеп бетерүне 27 августта төгәлләргә кирәк дип әйтсә, гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре 25 август датасын атый.
Гүзәлия Минкина сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 1916 белем бирү учреждениесе бар, өстәмә белем бирү учреждениеләрен дә исәпләсәң, аларның саны 4457гә җитә. "Өстәмә белем бирү учреждениеләре яңа уку елы башына ук ачыла алмаса да, мәктәпләр 1 нче сентябрьдән балаларны кабул итәргә тиеш. Хәзерге вакытта мәктәпләрне кабул итү процессы бара", - диде ул.
Урынбасар республиканың 165 мәктәбендә капиталь ремонт эшләре алып барылуга шатлануын белдергәннән соң, республиканың кайбер районнарында мәктәпләрне кабул итү эшенең сүлпән баруын, моның куркуга салуын хәбәр итте.
1981 нче елда кулланылышка тапшырылган Омар урта мәктәбендә, мәсәлән, капиталь төзекләндерүне 1 нче сентябрьгә тәмамларга планлаштыралар. Бу эшләр өчен уку йортына 9 млн. 800 мең сум акча каралган иде. Өстәмә эшләр өчен дә ярдәм булачак,- ди мәктәп директоры Алмаз Мусин.
Сметада түбәне яңадан ябу, 98 пластик тәрәзә урнаштыру, 47 ишек алыштыру, җылылык, канализация, су, ут линияләрен яңарту планлаштырылган булган. 945 кв метр мәйданга ленолеум җәю көтелә.
Алмаз Мусин әйтүенчә, ремонт эшләрендә 40 тан артык кеше катнаша. Эшләр 2 сменада оештырылган. Беренчесе иртәнге 8 дән- 14 сәг кадәр, чираттагысы 18 сәг-тән 22 сәг кадәр икән. Безнең иҗат төркеме сменалар алышынган вакытка туры килде.
Быел Омар мәктәбендә 43 бала белем алачак. Шуларның өчесе укучы формасын тәүге кат кия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X