Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләргә өстәмә керем

Укучылар үстергән авыл хуҗалыгы нигъмәтләре, хезмәт дәресләрендә әзерләнгән кул эшләнмәләре, киптерелгән үләннәр. Районыбыз мәктәпләре үткәргән ярминкәдә продукция ассортименты болар белән генә чикләнми иде. Бу юлысы район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга мәктәп коллективлары хуҗа иде. Ярминкәгә 24 белем бирү учреждениясеннән килгәннәр. Һәр сәүдә ноктасында икешәр коллектив сату итте. Мәктәп коллективлары...

Укучылар үстергән авыл хуҗалыгы нигъмәтләре, хезмәт дәресләрендә әзерләнгән кул эшләнмәләре, киптерелгән үләннәр. Районыбыз мәктәпләре үткәргән ярминкәдә продукция ассортименты болар белән генә чикләнми иде.

Бу юлысы район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга мәктәп коллективлары хуҗа иде. Ярминкәгә 24 белем бирү учреждениясеннән килгәннәр. Һәр сәүдә ноктасында икешәр коллектив сату итте.
Мәктәп коллективлары мамадышлыларга бәрәңге, кәбестә, кишернең килограммын сигезәр, чөгендерне тугыз сумнан тәкъдим иттеләр.
Мәктәпләрнең сәүдә өстәлләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, кул эшләнмәләре, сувенирлар, камыр ризыклары да күрергә мөмкин иде. Көмеш-күл педагогик коллективы дару үләннәре дә тәкъдим итә. Аларны укучылар әзерләгән.
Ярминкәне мәктәпләр оештыргач, мәйдан уртасында баручы концерт өчен дә алар җаваплы иде. Сәхнәдә бу көнне бары тик мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре чыгыш ясады.
Педагогик коллективлар оештырган сәүдәнең барышы белән район башлыгы Анатолий Иванов та танышты. Бераз соңрак ясаган чыгышында искәрткәнчә, мәктәпләрдә бизнес-план программасы киләчәктә дә эшләячәк. Аның максаты- уку йортлары кассасын тулыландыру гына түгел, ә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү дә. Бу эшләр район җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз калмаячак. Бизнес-план программасын тормышка ашыруда уңышка ирешкәннәрне бүләкләү көтелә. Ә бу көнне ярминкә сәхнәсендә территорияләрне төзекләндерү һәм бизәү конкурсында җиңү яулаганнар хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X