Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә яңа фән

Агымдагы уку еланнан Татарстан мәктәпләренең дүртенче сыйныфларында яңа фән кертелде: "Дин культурасы һәм дөнья этикасы нигезләре". Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре "күңел турында" сөйләшүләр алып баруны башлау өчен иң яхшы чор - 9-10 сыйныфлар дип исәплиләр. Әлеге курс кысаларында алты модуль арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бар. Узган ук елы ахырында...

Агымдагы уку еланнан Татарстан мәктәпләренең дүртенче сыйныфларында яңа фән кертелде: "Дин культурасы һәм дөнья этикасы нигезләре". Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре "күңел турында" сөйләшүләр алып баруны башлау өчен иң яхшы чор - 9-10 сыйныфлар дип исәплиләр.
Әлеге курс кысаларында алты модуль арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бар. Узган ук елы ахырында быел дүртенчедә укыячак балаларның әти-әниләренә яңа фән турында аңлаттылар һәм аларга алты модуль арасыннан ошаган берсен сайлап алырга тәкъдим ителде.
Күпчелек гомумиләштерелгән "Дөнья диннәре культурасы нигезләре" фәнен сайласа, калганнар "Дөнья этикасы нигезләре"нә өстенлек бирде.
Безнең районда 21 сыйныфта дөнья этикасын өйрәтәләр, 39 класста, әти-әниләрнең теләкләрен истә тотып, "Дөнья диннәре культурасы нигезләре" фәнен укыталар.
"Дин һәрвакыт дөреслеккә генә өйрәтте. Әни кеше буларак, мин бу фәнне сайладым. Үз балаңны кешелекле, мәрхәмәтле итеп үстерергә теләсәң, дингә таяну комачау итми. Без гаиләдә дә шул юнәлештә эш итәбез,"-ди Алия Җәлилова.
Балаларның барысына да яңа китаплар таратылды. Бу дәреслеклр махсус татарстан өчен бастырылган. Чөнки һәр төбәкнең үз трацияләрен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын искә алып төзелгән үз дәреслекләре. Мисал өчен, безнең "Дөнья диннәре культурасы нигезләре" дәреслеге дүрт бүлектән тора: православие, ислам, иудаизм, буддачылык. Татарстан өчен шулай ук "Дөнья этикасы нигезләре" дәреслеге дә басылды. Ансында республикада яшәүче рус, татар, чуваш, удмурт, марый халыкларының традицияләре турында мәгълүмат тупланган. Бу китапар безгә дәрес үткәрүдә зур ярдәм, диләр педагоглар. Мондый дәресне укулар узган педагог алып бара:
"Әлеге яңа фәннең төп бурычы - балаларда әхлак тәрбияләү. Без Россиядә киң таралган дүрт динне өйрәнәчәкбез. Балаларга яңа фәнне аңлату өчен без иң элек үзебез махсус укуларда булдык,"-ди Ольга Гуня.
Шундый ук дәресләр иң кечкенәләргә дә керә башлыячак. Моның өчен үзебезнең район дәреслеге әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев